Игорь Цыганов билгеләп үткәнчә, Башкортстанда казакларның гомум саны - 333 кеше. Алар Ырынбур казак җәмгыяте составына керә, араларында – махсус хәрби операциядә катнашучылар, гуманитар миссияләрдә иреклеләр дә бар.
Әлеге берләшмә әгъзалары дәүләт һәм иҗтимагый чараларда актив катнаша. Әйтик, быел 9 майда Уфада казаклар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парадта катнашты.
Очрашуда киләсе елда Мәскәүдә Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнүгә аерым игътибар бирелде. Русия Президенты каршындагы Казак эшләре буенча совет Ырынбур хәрби казак җәмгыятенә Кызыл мәйданда парадта катнашу өчен җыелма төркем әзерләргә тәкъдим иткән.
Радий Хәбиров бу башлангычны хуплады һәм республика казакларына күнегүләр үткәрү өчен Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" паркы мөмкинлекләрен файдаланырга тәкъдим итте.
Фото: glavarb.ru