+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Августа 2025, 12:40

Радий Хәбиров кафедраль соборның төзелеш мәйданчыгында булды

27 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Воскресение кафедраль соборын төзү барышы белән танышты, шулай ук «Воскресение соборы» хәйрия фонды утырышы эшендә катнашты.

Радий Хәбиров кафедраль соборның төзелеш мәйданчыгында булдыРадий Хәбиров кафедраль соборның төзелеш мәйданчыгында булды
Радий Хәбиров кафедраль соборның төзелеш мәйданчыгында булды
Исегезгә төшерәбез, Комсомол урамындагы гыйбадәтханә 2003 елда Урыс православие чиркәвенең Уфа епархиясе башлангычы буенча төзелә башлады. Проект авторы - архитектор Рудольф Кирайдт. Гыйбадәтханә комплексының гомум мәйданы 2,8 мең кв. метрдан артык. 2007 елда соборның төзелеше тәмамланды, эчке һәм тышкы эшләр эшләнергә тиеш иде, әмма финанслау туктатылды. Шул ук вакытта объект тиешенчә консервацияләнмәгән, җылылык кертелмәгән, бу бина халәтендә тискәре чагылыш тапкан.

Ъткщн елның декабрендә чиркәү төзелешен тергезү өчен "Воскресение соборы" хәйрия фонды оештырылды. Аны гамәлгә куючы "Роснефть" компаниясе вице-президенты Геннадий Букаев булды. Меценат активында - тергезелгән дини объектлар шактый, шул исәптән Благовещен районындагы Изге Георгий Успенье ирләр монастыре. Хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе итеп Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбиров сайланды.

Фондның генеральный директоры Рөстәм Үлмәсов сөйләгәнчә, бүгенгә булган мәгълүматларга караганда, храмның төп залында төзелеш башланган. Бинада электр белән тәэмин итү һәм янгын сигнализациясе системалары монтажлана, гөмбәзләрне ремонтлау, стилобатны һәм алтарь өлешен гидроизоляцияләү, стеналарны штукатурлау эшләре бара. Рөстәм Үлмәсов билгеләп үткәнчә, храмны төзеп бетерү берничә ел вакытны алачак.

- Иң мөһиме - без ике зур дини объектны - «Әр-Рәхим» мәчетен һәм Воскресение соборын төзеп бетерүгә керештек. Бу - уртак эш, - диде Башкортстан Башлыгы. - Беләм, бергәләп хәл итәчәк бик күп оештыру һәм юридик сораулар туачак. Хәйрия фонды эше бик дөрес һәм нәтиҗәле җайга салынган. Ә проектларны тормышка ашыруда бөтен республика халкы булдыра алганча ярдәм итә ала.

Урыс православие чиркәвенең Башкортстан митрополиясе башлыгы, Уфа һәм Башкортстан митрополиты Никон искә төшергәнчә, Воскресение кафедраль соборы 1841 елда ук төзелгән. Аның төп ядкаре - могҗизалы Казан Изге Ана иконасы. 1931 елда Воскресение соборы ябыла, ә 1932 елда сүтелә. 50нче еллар ахырында храм нигезендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры төзелә.

«Воскресение соборы» хәйрия фонды советы утырышында якындагы елга планнар каралды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас