

Артистлар, үзләренең иҗатын күрсәтеп кенә калмыйча, танылган җырчы, конкурсның жюри рәисе Ольга Кормухина белән дә аралашты.
Иҗади бәйгедә катнашучылар арасында Мәскәүдән СВО яугире Александр Сергеев та бар. Ул - Русия Кораллы Көчләренең гамәлдәге хәрби хезмәткәре. «Мы не герои» җыры белән Александр «Время героев» ярымфиналына чыкты.
- Һава-десант гаскәрләрен, Ставропольдәге 247нче десант-штурм Кавказ казак полкын тәкъдим итәм. Мин - автор, башкаручы һәм композитор, фронттан килгән егетләр өчен җырлар һәм музыка язам. Ә Ольга Борисовна безнең полкның разведка ротасына гуманитар ярдәм һәм үзенең иҗаты белән ярдәм итә. Аның белән яңадан очрашу һәм Уфада аралашу бик күңелле булды, - диде Александр.