

Гаризалар бу елның 1–30 сентябрендә https://президентскийфондприроды.рф сайтында электрон төрдә кабул ителә.
Төп темалар арасында – биологик төрлелекне саклау. Аеруча юкка чыгу куркынычы астындагы хайваннарны һәм аларның яшәү урыннарын саклау, шулай ук махсус саклана торган территорияләрдә хәйрия һәм волонтёрлык эшчәнлегенә багышланган проектларга өстенлек бирелә.
Конкурс шартлары фонд сайтында урнаштырылган.
3 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә Башкортстанның Иҗтимагый палатасы каршындагы Ресурс үзәге бушлай укыту семинары үткәрә. Катнашу түбәндәге сылтамалар буенча онлайн мөмкин: resursnyy-tsentr-nko-appa.timepad.ru/event яки resursnyy-tsentr-nko-appa.timepad.ru/.
Проект идеяләре 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Экспертлар советы иң актуальләрен сайлап алачак, финалистлар проектларын камилләштерәчәк, ә жюри баллар куеп бәяләячәк. Нәтиҗәләр 2026 елның 20 февраленә кадәр игълан ителәчәк, ә җиңүче проектларны гамәлгә ашыру 1 марттан башланачак.
Фото: башинформ.рф