+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 сентябрь 2025, 13:40

Кече шәһәрләрне үстерү буенча сессия узды

"Урал аръягы-2025" Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында Сибайда "Шәхси торак төзелеше призмасы аша кече шәһәрләрне үстерү" эксперт сессиясе узды. Ул төзелеш өлкәсеннән әйдәүче экспертларны, төбәк Хөкүмәте вәкилләрен, муниципалитет башлыкларын, архитекторларны, төзелеш компанияләре вәкилләрен, инвесторларны берләштерде.

Кече шәһәрләрне үстерү буенча сессия уздыКече шәһәрләрне үстерү буенча сессия узды
Кече шәһәрләрне үстерү буенча сессия узды
Кереш сүзендә Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров сөйләгәнчә, бүгенге көнгә халыкны күчерү модельләре урбанизация, икътисади трендлар, технологик үзгәрешләр һәм социаль өстенлекләр йогынтысында формалаша. Алар 2024 елның декабрендә яңа итерация алган пространство үсеше стратегиясе белән регламентлана.

- Акцент халыкның баланслы урнашу системасын формалаштыруга ясалды. Фокусның 40 агломерациядән 2 меңнән артык терәк пунктка күчүе - хәзерге геосәяси чакыруларга адекват җавап, - диде Андрей Назаров.

2021 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Русиядә якынча 155 мең торак пункт исәпләнә, шуларның 1118е - шәһәр һәм 1179ы - шәһәр тибындагы поселок. Төбәк Министрлар кабинеты җитәкчесе ассызыклаганча, илнең масштабын исәпкә алып, кече шәһәрләрне төзекләндерү беренче дәрәҗәдәге мөһим бурыч булып тора.

- Иң мөһиме - аларның тотрыклы, шул исәптән демографик үсешен тәэмин итү. Бу - катлаулы һәм күп факторлы процесс, - дип билгеләде Андрей Назаров.

2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда 3,3 млн. квадрат метрдан артык торак сафка бастырылган. Бу күләмнең 70 процентка якыны шәхси торак төзелешенә туры килгән. 2025 елның җиде аенда торак тапшыру күрсәткече 1,2 млн квадрат метрдан артып киткән, ә шәхси торак өлеше 85 процент чамасы тәшкил итә. Кече шәһәрләр контекстында аларны үстерү буенча эш 3 юнәлештә алып барыла. Алар шәһәр төзелеше алымнарын камилләштерүне, территорияләрне комплекслы үстерү механизмнарын куллануны, шулай ук финанс инструментларын киңәйтүне үз эченә ала.

Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов билгеләп үткәнчә, шәхси йортларның популярлыгы арту төзелеш технологияләренең һәркем файдалана алырлык булуы һәм халыкның эре торак пунктлардан тыш үз торагын булдырырга омтылуы белән аңлатыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас