+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 сентябрь 2025, 08:34

"Социаль өлкәне бергәләп үзгәртергә тиешбез"

«Социаль үзгәрешләр буенча киңәшчеләр институты» программасы Халык фронтының «Кайгыртучанлык төбәге» проекты һәм Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәтенең Корпоратив университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Программа студентлар өчен бушлай. Өч ел эчендә әлеге программада Русиянең 33 төбәгеннән 115 кеше катнашты.

"Социаль өлкәне бергәләп үзгәртергә тиешбез""Социаль өлкәне бергәләп үзгәртергә тиешбез"
"Социаль өлкәне бергәләп үзгәртергә тиешбез"

Уфада Социаль үзгәрешләр буенча киңәшчеләр институтының дүртенче модуле – социаль өлкә лидерлары өчен белем бирү программасы старт алды.

Дәүләт секторы, коммерцияле булмаган оешмалар һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, кеше мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәм бер-берсенең көчле якларыннан файдаланып, үз эшләрен үзгәртеп корырга өйрәнәчәк.

«Кайгыртучанлык төбәге» проекты авторы Нюта Федермессер аңлатканча, «Киңәшчеләр институты» программасының уникальлеге эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре белем ала алуында.

"Бу мөһим, чөнки социаль өлкәне законнар, акча яисә хәйрия белән генә үзгәртеп булмый. Аны бергә — башкарма хакимият вәкилләре, хәйрия оешмалары, бизнес, журналистлар, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган учреждениеләр җитәкчеләре, гражданлык җәмгыяте ярдәмендә генә үзгәртергә һәм яхшыртырга мөмкин. Безгә бер-беребез белән көчсезрәк хәлдәгеләр файдасына эшләргә өйрәнергә кирәк. "Киңәшчеләр институты» бу планда — бер-берсен аңлау өчен төрле телләрдә сөйләшергә өйрәнүче толмачлар институты", - дип белдерде Нюта Федермессер.

Әйткәндәй, "Кайгыртучанлык төбәге " - Халык фронтының гражданнарның зәгыйфь төркемнәренең: дәвалап булмый торган авыру кешеләрнең, өлкәннәрнең һәм психик функцияләре бозылган, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча социаль проекты.

Бүген Башкортстан мөһим социаль башлангычларны гамәлгә ашыру буенча илнең алдынгы төбәкләренең берсе булып тора. Мисал өчен, Уфа хосписы — әлегә Русиядә тулысынча хәйрия акчаларына төзелгән бердәнбер хоспис. Ул күпсанлы кешеләрне бер максат өчен берләштерде — дәвалап булмый торган авыру кешенең тормышын лаеклы итү.

2023 елда «Киңәшчеләр институты»нда Башкортстаннан берничә кеше укыды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас