

Истәлекле көн очраклы гына сайланмаган: 1943 елда бу көнне Берлинда нацистлар чехословак журналисты, театр һәм әдәби тәнкыйтьче Юлиус Фучикны җәзалап үтергәннәр. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул һөнәренә тугры булган һәм төрмәдә "Муенда элмәкле репортаж" китабын язарга өлгергән, аның өчен үлгәннән соң Халыкара тынычлык премиясе белән бүләкләнгән.
Журналистлар бүген дә батырлыклар кылуын дәвам итә. Моны алгы сызыктан репортажлар, яугирләр турында язмалар әзерләүче хәбәрчеләр дә даими исбат итеп тора. Алар арасында якташ каләм осталарыбыз да җитәрлек.
Өстәвенә, республика басмалары һәм радио-телевидение хезмәткәрләре даими рәвештә өмә оештырып, яугирләргә татлы күчтәнәч әзерләүне традициягә әйләндерде. Бүген мондый чара җиденче тапкыр оештырылды һәм Халыкара журналистларның теләктәшлек көненә багышланды. Киңкүләм мәгълүмат вәкилләре СВОдагы якташларыбызга чәч-чәк пешерде.
Каләм һәм диктофоннарын, микрофоннарын куеп торып, алъяпкыч, яулык бәйләгән журналист ханым һәм туташларны Башкортстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Вәдүт Исхаков тәбрикләде. Ул күңел җылысы биреп әзерләнгән ризыкларның тиздән СВОга озатылачагын әйтте.
Яу кырындагы батырларыбызга ярдәм итүгә зур өлеш керткәннәр Журналистлар берлегенең һәм Республика хәрби гамәлләр инвалидларының җәмгыять оешмасының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Эш көйле барды. Гомерләрен журналистикага багышлаган гүзәл затлар үзләренең һәр өлкәдә сәләтле икәнен исбат итте. Тиз арада камыр басылды, җәелде, киселде... Оста куллар баллы чәк-чәкләрне матур итеп өеп тә куя башлады. Күмәклек, бергәлек җылысыннан йөзләренә елмаю кунган журналист кызлар кичкә кадәр бихисап татлы ризык әзерләде. Соңыннан бергәләшеп чәй эчтеләр. Ихласлык бөркелеп торган сөйләшүләрдә бер теләк еш яңгырады — яугирләребез исән-сау булсын.
Динар Кәлимуллин фотолары.