+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Сентября 2025, 10:00

Путинга галимнәр мөрәҗәгать иткән

Галимнәр Путиннан Байкал районында урман кисүгә юл куймавын сорый.

Путинга галимнәр мөрәҗәгать иткәнПутинга галимнәр мөрәҗәгать иткән
Путинга галимнәр мөрәҗәгать иткән


Галимнәр, шул исәптән академиклар һәм Русия Фәннәр академиясе әгъзалары, Русия Президенты Владимир Путинга хат юллаган.

Анда алар Байкалның үзәк экологик зонасында тоташ урман кисү турындагы закон проектын кабул итүне булдырмауны сораган.

Басма мәгълүматы буенча, хатка 87 кеше кул куйган. Галимнәр Байкал районында урманны тоташ кисү - сәламәт урманнарны коммерция максатларында яндыруга, ә урман тергезү процессы туфрак эрозиясенә һәм күлне пычратуга китерәчәк, дип борчылу белдергән.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас