

- Киңкүләм социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон төргә күчерү - безнең ведомство эшенең иң мөһим бурычларының берсе. Күпбалалы гаиләләргә ярдәм сервислары халык арасында ихтыяҗ белән файдалана, - диде Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Компенсация күләме уку елы бәясенең 50 проентын тәшкил итә, әмма ул 30 000 сумнан артмый. Ташламага гаризаны уку елы тәмамланганнан соң агымдагы елның 1 июленнән 31 декабренә кадәр җибәрергә мөмкин.
Урта һөнәри белем бирү программалары буенча укыган өчен компенсацияне балигъ булган укучы яисә аның күпбалалы гаилә әгъзасы булган ата-анасының берсе (уллыкка алучы, опекун, попечитель) алырга мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru