+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 сентябрь 2025, 13:55

Уфага бөтен Русиядән журналистлар жыелды

11-12 сентябрьдә Уфа Русиянең әйдәп баручы журналистларын кабул итә.

Уфага бөтен Русиядән журналистлар жыелдыУфага бөтен Русиядән журналистлар жыелды
Уфага бөтен Русиядән журналистлар жыелды


Республикада Русия Президенты игълан иткән Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында туризм маршрутлары буенча «Дәүләт приоритетлары» оештырган унынчы юбилей матбугат туры уза.

Чара Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы һәм катнашлыгы белән Уфаның вузара студентлар кампусы мәйданчыкларыннан башланды. Исегезгә төшерәбез, Кампус «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.

Журналистларны ике көнлек программа көтә. Кунаклар төбәкнең фәнни инфраструктурасының төп объектларына: Евразия вузара студентлар кампусы лабораторияләренә, Уфа Фән һәм технологияләр, Башкорт дәүләт медицина һәм Уфа дәүләт нефть техник университетларына барачак. Беренче көн программасын предприятиедә булу тәмамлады, анда катнашучылар икътисадның реаль секторына алдынгы технологияләрне кертү процессы белән танышты.

Бу хакта даими хәбәр итеп торачакбыз.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас