

Авыл кибетләрендә бәяләрнең югары булуының берничә сәбәбе бар, алар – логистика чыгымнары (юл ерак, ягулык кыйммәт), көндәшлек юклыгы (“Миннән башка барыр урыны юк!”) һәм кибет хуҗалары чыгымнары (аренда, салымнар, электр энергиясе, сатучыларга хезмәт хакы).
Башкортстанның берничә районыннан җыелган мәгълүматка күз салыйк. Мисал өчен: шәһәрдә шикәрнең килограммы – 65 сум, авылда – 80-90; он шәһәрдә – 45-50, авылда – 60-65; сөт шәһәрдә – 74, авылда – 90-100 сум. Бу саннар төрле төбәкләр буенча бераз аерылырга мөмкин, әмма тенденция бертөрле: авыл кибетендә һәр товар, ким дигәндә, 10-20 процентка кыйммәтрәк. Монысыннан да бигрәк, авыл кешесенең хезмәт хакы шәһәрдәгегә караганда түбәнрәк. Менә парадокс: кереме азрак, чыгымы күбрәк.
Авыл кибетләрендәге югары бәяләр – җитди мәсьәлә. Әгәр авыл кешесе үзе җитештергәнне дә кыйммәтрәккә алырга мәҗбүр икән – бу гадел түгел. Авылда тормыш шартларын яхшырту – сәүдә системасын да җайга салу ул. Бу авылның киләчәге өчен дә мөһим.