+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 сентябрь 2025, 04:30

Авыллардагы ФАПларга халык бик тә разый, шат!

Районда бер үк вакытта юллар төзелешенә дә тиешле игътибар бүленә Күзәй авылы аша район үзәге Иске Балтачка 20 километр ераклыкта урнашкан Текән авылында бүген 33 кеше яши. Алар — өлкән буын вәкилләре. Юлсызлык бәласе аларның үзәгенә үткән проблема иде. Шуңа да халык күп тапкырлар район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

Авыллардагы ФАПларга халык бик тә разый, шат!Авыллардагы ФАПларга халык бик тә разый, шат!
Авыллардагы ФАПларга халык бик тә разый, шат!
— Бу — Текән авылы халкы өчен дә, районда яшәүчеләр өчен дә күптән көтелгән юл. Инвесторлар җирләрегезне эшкәртә, басулар чәчелә, мул уңыш өлгерә, халыкка эш бар. Киләчәктә урам юлларыгыз да эшләнер. Булганның игелеген күрегез, рәхәт яшәгез! — диде район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл халкын истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрикләп.

Ремонтны җаваплылыгы чикләнгән “Прогресс” җәмгыяте эшчәннәре башкарган. Узган көздә Текән — Шәвьяды авыллары арасындагы 3,5 километр арага эре таш түшәлгән. Быел яз, җәй айларында вак таш салынып, ком белән кушып тыгызланган.

“Прогресс” җәмгыяте директоры Илдар Ибраһимов район хакимияте, Шәвьяды авыл биләмәсе, авыл халкы белән аңлашып, килешеп эшләүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, алдагы елларда да районда күркәм эшләр башкарырбыз дигән ышаныч белдерде.

Авыл халкының шатлыгын Шәвьяды авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илдар Хәмәтов, Шәвьяды авылында туып-үскән, гомерен туган районында яшәүгә һәм аны күтәрүгә багышлаган Фларит Хәбипов уртаклаштылар, авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен хезмәт ветераны Назилә Хафизова җиткерде.

Авыл биләмәсенең Ветераннар советы рәисе Вәлидиян Бәдамшин әйтүенчә, элек читтән кайтучылар баткак юлдан керә алмаган, хәзер исә ул вакытлар үткәннәрдә калган.

Яңартылган юл сиволик рәвештә ачылганнан соң халык кунакларны кайнар чәй белән сыйлады.

Уразай — Начар автомобиль юлының Иске Тимкә авылына кадәр арадагы 4,1 километр өлеше дә файдалануга тапшырылды.

Гомум кулланудагы автомобиль юлларын ремонтлауның территориаль заказы чикләрендә төзекләндерелгән участок җаваплылыгы чикләнгән “Башальянсстрой” җәмгыяте эшчәннәре көче белән тәртипкә китерелде.

Тантана барышында район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сыйфатлы башкарган эшләре өчен подрядчы оешма вәкиленә район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

— Юллар кирәк. Бу эшне алдагы елларда да дәвам итәчәкбез. Югары, Түбән Карыш авыллары ягында да эшләячәкбез. Бик уңган халык яши бу төбәктә. СВОда күп егетләрегез катнаша. Гуманитар ярдәм әзерләүдә бик активсыз. Директоры Фидарис Гарипов булган “Фрунзе” җәмгыяте һәр башлангычны хуплап ала. Барыбыз да сау-сәламәт булып, төзек юлның рәхәтен күрик, — диде Илгиз Әхвәс улы, авыл халкының шатлыгын уртаклашып.

— Кырык ел гомерем шушы төбәк белән бәйле. Бу юл полотносы совет чорында район Советы башкарма комитеты, КПСС район комитеты, урындагы күмәк хуҗалык көче белән күтәртеп эшләнде. Ел саен чәчү тәмамлангач, юл ремонты буенча колхозда айлык игълан ителә иде. Иске Тимкә һәм Богдан авылларыннан механизатор абыйлар Тимерхан Галләмов, Гаетхан Вәлиев, Радис Әхкәмов һәм башкалар басуда эшләп кайтканнан соң да, юл күтәртүдә ару белми эшләделәр. Аннары ул юллар колхоз көче белән ремонтланды, торбалар салынды. Ә 2000 еллардан бу юллар ремонт күрмәде. Шул сәбәпле ике авыл халкы авырлыклар кичерде. Башланган эш дәвамлы булсын иде. Без моңа лаек, — диде җәмгыять директоры Фидарис Әлзәм улы.

Начар авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм үзәк район дәваханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов катнаштылар. Яңа объект “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән.

Бу — авыл халкы өчен бик әһәмиятле вакыйга, чөнки хәзер алар үзләре яшәгән авылда сыйфатлы медицина ярдәме алачак. ФАПта медицина ярдәмен акушерка Лиана Хәнипова күрсәтәчәк. Ул чыгышы белән Чуртанлыкүл авылыннан, Бөре медицина-фармацевтика колледжының акушерлык эше бүлеген тәмамлап, туган районына эшкә кайткан.

— Яңа белгечне яратуыгызны һәм аңа ярдәм итүегезне сорыйм. Һәм ФАПка профилактика максатларында гына килегез, — диде Илгиз Әхвас улы. Үзәк район дәваханәсе баш табибы Салават Фаат улы августта ФАПның лицензия алуын билгеләп үтте.

Түбән Карыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ильяс Шәймөхәммәтов ФАПның авыл биләмәсе территориясендә икенче объект булуын билгеләп үтте. Ул барлык авыл халкына өмә вакытында яңа объектны төзекләндерүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Яңа ФАП төзелешен авыл халкы сөенеп кабул итте. Күпчелек өлкән буын вәкилләре гомер иткән төпкелдәге авылларда табиб язган дәвалау курсын авылда, медицина хезмәтләрен күрсәтүнең беренчел звено белгеченнән алу мөмкинлеге туачак. Бу фикерне авыл халкы исеменнән Флүзә Сабирова җиткерде.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас