

Башкортстан Башлыгы предприятие хезмәткәрләренә һәм илнең Оборона министрлыгы вәкилләренә һөҗүмне нәтиҗәле кире кагуы өчен рәхмәт белдерде.
Утырышта республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазыловның атмосфера һавасын анализлау нәтиҗәләре турында доклады тыңланды. Ведомство җитәкчесе зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителә торган концентрациясе чикләре арттырылмаган, дип хәбәр итте.
Предприятие штат режимында эшләвен дәвам итә, технологик процесслар бозылмаган. Заводтагы янгынны локальләштерделәр, таләп ителгән ремонт эшләренә бәя биреләчәк.
Башкортстан Башлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 18 сентябрьдә «Газпром нефтехим Салават» предприятиесенә самолет тибындагы ике пилотсыз очу аппараты һөҗүм иткән.
Фото: glavarb.ru