+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 сентябрь 2025, 15:26

Безнең өчен зур дәрәҗә

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм Беларусь Республикасы Милли банкы идарәсе Рәисе Роман Головченко белән очрашты. Алар Уфага Русия һәм Беларусь үзәк банкларының Банкара валюта советының 62нче утырышында катнашу өчен килде.

Безнең өчен зур дәрәҗәБезнең өчен зур дәрәҗә
Безнең өчен зур дәрәҗә

Очрашуда социаль-икътисади үсеш, агымдагы акча-кредит сәясәтенең төбәк икътисадына, Башкортстанның финанс секторы торышына йогынтысы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук көн тәртибендә – Русия-Беларусь хезмәттәшлеге нәтиҗәләре һәм перспективалары, шул исәптән республика территориясендә дә.

Башкортстан Башлыгы ике илнең үзәк банклары җитәкчеләренә республикада шундый югары дәрәҗәдәге чара үткәрергә карар итүләре өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең өчен бу - зур дәрәҗә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Авыр вакытларга карамастан, Башкортстан үсүен дәвам итә. Макроикътисади күрсәткечләр күзлегеннән бу елны без яхшы тәмамларбыз дип уйлыйм.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Беларусьның Башкортстанның төп тышкы икътисади партнеры булуын искәртте.

- Бездә зур потенциалга ия булган уртак проектлар күп. Алар барысы да тормышка ашырылыр дип ышанам, - диде республика Башлыгы.

Эльвира Нәбиуллина билгеләп үткәнчә, Банкара валюта советы утырышында Русия һәм Беларусь арасында финанс хезмәттәшлеге турында фикер алышу бара.

- Ул икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү өчен кирәк. Башкортстан безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең бик яхшы үрнәген күрсәтә, - диде Русия банкы Рәисе. - Сезнең төрле өлкәләрдә уртак проектларыгыз күп, һәм безнең Беларусь Республикасы Милли банкы белән бурычыбыз - финанс шартлары мондый башлангычларны тормышка ашыруга ярдәм итәрлек итеп эшләү.

Русия Үзәк банкы җитәкчесе шулай ук Башкортстан җитәкчелегенең төбәк башкаласының хәзерге йөзен формалаштыруга керткән зур өлешен билгеләп үтте.

– Мин Уфаны бик яратам, аның матурлануын күрү миңа бик ошый, - диде якташыбыз Эльвира Нәбиуллина.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас