

- Беларусь Республикасы өчен Башкортстан - Русия Федерациясенең терәк төбәкләренең берсе. Республика җитәкчелегенең тышкы икътисади багланышларны үстерүгә игътибары нәтиҗәсендә без Башкортстан партнеры булуыбыз белән горурланабыз һәм шатланабыз, — диде Роман Головченко.
Истәлекле чаралардан соң утырышта катнашучылар Бөтендөнья дәрәҗәсендәге Евразия мәгариф үзәгенең югары уку йортлары кампусында булды, анда аларга әлеге объектта урнаштырылган фәнни-мәгариф мәйданчыкларын күрсәттеләр. Русия һәм Белоруссия дәүләт банклары җитәкчеләре «Берлога" киберфизик инновацияләр остаханәсен, климат һәм углерод мониторингы, аддитив технологияләр, кече таргет молекулаларын эзләү лабораторияләрен карады, шулай ук студентлар питч-сессиясендә булды.
- Конструктив очрашу уздырдык. Республиканың финанс өлкәсен үстерүнең төп мәсьәләләре, инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм икътисади мәнфәгатьләрне яклау чаралары турында җентекләп фикер алыштык. Кунакларыбызның финанс секторы өчен кадрлар әзерләүнең мөһим мәйданчыгына әверелә баручы вузара кампус белән тирән кызыксынуын аерым ассызыклыйм. Эльвира Сәхипзадә кызының бәяләве һәм аңа ярдәм итүе төбәкне үстерү юлының дөреслегенә ышанычны ныгыта, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Шулай ук, вузара кампус объектларын карау барышында кунаклар Геном үзәгендә булды, шулай ук программалаштыру заллары һәм «Сбердом» белән берлектә гамәлгә ашырылучы «Школа 21+» балалар трегы белән танышты.
Фото: "Башинформ"