Премьер-министр Андрей Назаров ассызыклаганча, эшләр башкаруның куркынычсыз шартларын тәэмин итү икътисадның барлык өлкәләрендә җитештерү эшчәнлеген бәяләүнең төп критерие булып тора.
- Республикада 106 меңгә якын үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар теркәлгән. Без Идел буе федераль округында һәм тулаем илдә алдынгы урыннарны билибез, - дип билгеләде Премьер.
Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча Дәүләт комитеты рәисе Урал Искәндәров сүзләренә караганда, 2024 елда 5077 предприятиедә техник тикшерү үткәрелгән, үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның 94 проценты тикшерү узган.
Фото: pravitelstvorb.ru