

Янәсе "ФСБ"дан гражданнарның электрон почтасына пилотсыз очу аппаратлары һәм FPV-дроннар җыю пунктлары, аларның урнашкан урыны, шулай ук андый эшчәнлек белән шөгелләнгән кешеләр, оешмалар белән бәйле хәбәр турында запрослар килә.
Мошенникларның почта адресы яки ссылкалары ФСБның һәм рәсми органнарның сайтларына, адресларына охшаган. Нәтиҗәдә алынган мәглүмәтнең диверсион актлар оештырырга, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары кулланып эш итәргә юл ачылуы мөмкин.
Халыктан игътибарлы булу, шикле электрон хатларны ачмау сорала.
Игътибар итегез: рәсми интернет-ресурс – WWW.NAC.GOV.RU, Русия Федераль иминлек хезмәтенеке — WWW.FSB.RU. Ә иминлек органнары хезмәткәрләре документларны электрон почталар аша таратмый.
Фото: bashgazet.ru