

Бүген Башкортстанның кайбер районнарында бераз яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача. Төнлә температура +1...+6, көньяк-көнчыгышта +11 градуска кадәр төшкән. Көндез һава +8...+13 градуска, көньяк-көнчыгыш районнарда +18 градуска кадәр җылыначак.
27 сентябрьдә төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, ә көндез бөтен республика буенча явым-төшем көтелә, Җил төньяктан, уртача. Төнлә температура 0...+ 5, градус булачак, урыны белән -3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +7...+ 12 градуска кадәр җылыначак.
Автор фотосы.