27 сентябрьдә Бәләбәй районының Надеждино авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XXXV Халыкара Аксаков бәйрәме кысаларында үткәрелгән тантаналы чараларда катнашты.
Чара республикада ел саен сентябрьнең соңгы ункөнлегендә Сергей Аксаковның туган көне алдыннан үткәрелә. Беренче тапкыр ул 1991 елда – язучының 200 еллыгында уздырылды. Быел бәйрәм тантаналары 26-27 сентябрьдә Уфада, шулай ук Бәләбәй, Кырмыскалы һәм Уфа районнарында узды.
Башкортстан Башлыгы Надеждино авылында Сергей Аксаков һәйкәленә чәчәкләр салды. Скульптураны 2010 елда урнаштырганнар, аның авторы – белорус скульпторы, Беларусь Республикасының халык рәссамы Иван Миско.
Радий Хәбиров, шулай ук, тарих һәм архитектура һәйкәле исәпләнүче, Аксаков тарихи-мәдәни үзәге составына керүче Дмитрий Солунский гыйбадәтханәсендә булды. Нефтекама һәм Бәләбәй епискобы Митрофан сөйләвенчә, чиркәүне 1799 елда дворян Куроедовлар акчасына төзегәннәр. 1991 елда Сергей Аксаковның 200 еллыгына Башкортстан Хөкүмәте һәм Аксаков фонды дини объектны тергезде, аның беренчел кыяфәтен саклап калды.
Дмитрий Солунский гыйбадәтханәсе территориясендә быел якшәмбе мәктәбе ачылды. Республика Башлыгы балаларның остазлары белән аралашты, мәктәптә тәрбияләнүчеләргә чын патриот булып үсүләрен теләде.
Аннары Радий Хәбиров Аксаковлар гаиләсенең биләмәләрен карады. Анда язучы балачагын үткәргән ә соңрак аны «Семейная хроника» һәм «Детские годы Багрова-внука» әсәрләрендә тасвирлаган. Бина мәдәни мирас объекты булып санала, хәзер анда музей-йорт эшли.
Башкортстан Башлыгы Аксаков бәйрәме вакытында фидакарьләргә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды, Аксаков фонды рәисе, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Михаил Чвановның тантананы оештыруга керткән өлешен билгеләп үтте.
Фото: bashinform.ru