Башкортстанга дымлы һәм салкын һава килде. Синоптиклар фаразлары буенча республикада ял көннәрендә беренче кар явуы көтелә.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 27 сентябрьдә, республикада бераз яңгыр явуы көтелә. Җил көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы 7дән 12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 28 сентябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Ләкин яңгыр урынына күбәләкләп кар явуы бик ихтимал.
Төнлә һава температурасы 0,+5 градус, көндез +6,+11 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән һавада томан һәм туфрак өстендә -3 градуска кадәр кырау булыр дип фаразлана.
Автор фотосы.