Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Яшел Башкортстан» акциясендә катнашты һәм Уфа шәһәренең Совет районындагы яңа «Сиреньнәр аллеясе»ндә үсентеләр утыртты.
Яшелләндерү буенча республика акциясенә старт биреп, Премьер-министр төбәктә аллеяләр һәм парклар утырту буенча тарихи традицияләр, республика территориясен төзекләндерү буенча күләмле проектлар салынуынбилгеләде.
– «Яшел Башкортстан» акциясе 2019 елдан бирле Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән үткәрелә. Елга ике тапкыр Башкортстанда яшәүче меңнәрчә кеше парк һәм скверлар төзекләндерә, яңа яшел киңлекләр булдыра. Уфа, әлбәттә, бу хәрәкәтне җитәкли. «Сиреньнәр аллеясе»нә нигез салу – бу традицияне дәвам итүгә лаеклы өлеш кертү. Ышанам ки, «Сиреньнәр аллеясе» уфалыларның әле күп буыннарын сөендерәчәк һәм илһам чыганагы булып хезмәт итәчәк, – диде Андрей Назаров.
2019 елдан бу акция вакытында 180 мең төп агач, 1,6 миллионнан артык үсенте һәм куак утыртылды, 953 яңа тематик аллея формалашкан, шул исәптән Уфада 36 меңнән артык эре агач, 43 меңнән күбрәк куак, 99 аллеягә нигез салынган.
Республиканың барлык халкы быел 4 октябрьгә кадәр узачак «Яшел Башкортстан» акциясендә актив катнаша ала. Акция кысаларындагы чараларны үткәрү адреслары белән муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында танышырга мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru