

Төбәкнең мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр иткәнчә, быел урта һөнәри белем бирүнең 92 оешмасына 24 299 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Әйтергә кирәк, Радий Хәбиров кушуы буенча аларның санын 2 меңгә арттырдылар.
– Машина төзелеше тармагында кадрлар ихтыяҗын бетерү өчен өстәмә контроль саннар – 1500 урын, сәламәтлек саклауга - 250, ай-ти юнәлешләргә – 100, энергетикага – 50, химия тармагына – 50, пилотсыз авиация системаларына 50 урын бирелде, - дип аңлатты Илдар Мәүлетбирдин.
Абитуриентларны 43 һөнәр һәм 111 белгечлек буенча кабул иткәннәр. Иң зур конкурс бер урынга 32 кеше тәшкил иткән. Беренче чиратта колледжларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның 43 һәм хәрби хезмәткәрләрнең 1137 баласы кабул ителгән.
- СВОда катнашучыларның дәүләт колледжларында бюджет урыннары булмаган белгечлекләргә өйрәнергә теләүче балалары өчен уку бәясен кайтару өчен сертификатлар каралган. Дәүләт ярдәменең мондый чарасыннан 691 кеше файдаланды, - диде министр. - Ә дәүләтнеке булмаган колледж студентлары өчен компенсация каралган - семестрга 30 мең сумга кадәр.
Төбәкнең 26 колледжында вакантлы 680 бюджет урыны әле дә саклана, алар 25 ноябрьгә кадәр документлар кабул итәчәк. Бу сентябрьдә имтихан тапшыручы тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга урта һөнәри белем бирү программалары буенча укырга керергә мөмкинлек бирәчәк. Бу уку йортлары күбесенчә авыл җирлегендә урнашкан.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценттан артыгы колледжта укуны сайлый.
Фото: bashinform.ru