+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 сентябрь 2025, 12:05

Радий Хәбиров Алексей Касьяновка Халыклар дуслыгы ордены тапшырды

Бүген үткән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпьеллык уңышлы дәүләт эшчәнлеге өчен Алексей Касьяновка Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.

Радий Хәбиров Алексей Касьяновка Халыклар дуслыгы ордены тапшырдыРадий Хәбиров Алексей Касьяновка Халыклар дуслыгы ордены тапшырды
Радий Хәбиров Алексей Касьяновка Халыклар дуслыгы ордены тапшырды


- Алексей Анатольевич белән без бергә республика өчен катлаулы чор уздык: болар - коронавирус белән көрәш, махсус хәрби операция, санкцион басым, - диде Радий Хәбиров. - Федераль дәүләт власте органнары белән үзара килешеп эшләүне оештырган, акыллы киңәшләрегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сез - республикабызның чын патриоты.

Билгеләп үтик, Алексей Касьянов республика дәрәҗәсендәге төрле вазыйфаларда эшләде. 2021-25 елларда ул Башкортстан буенча Баш федераль инспектор булды, ә моңа кадәр - төбәкнең Иҗтимагый иминлек буенча ведомствоара советы секретаре.

- Мин безнең гүзәл республикабызда туып-үстем. Минем хезмәт төрле вазыйфаларда Башкортстан белән бәйле булды, - диде Алексей Касьянов. - Без республика чәчәк атсын, кешеләргә яхшырак яшәсен өчен күп эш башкардык. Уртак эшебез өчен зур рәхмәт!

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас