+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 сентябрь 2025, 04:35

Сигез градуска кадәр суыта...

Башкортстанда бу атнада кар явачак.

Сигез градуска кадәр суыта...Сигез градуска кадәр суыта...
Сигез градуска кадәр суыта...
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген, 29 сентябрьдә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Таулы һәм көнчыгыш районнарда төнлә һәм иртән юеш кар, чыбыкларга һәм агачларга юеш кар салу, вакытлыча кар капламы урнашу, юлларда бозлавык көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача, көнчыгыштан көчле. Көндез температура +3, +8° булачак.

Сишәмбе, 30 сентябрьдә, төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак, юлларда бозлавык, көндез явым-төшемсез булачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә һавада һәм туфрак өстендә салкыннар -3, -8 градуска җитәчәк, көндез һава +6, +11°ка кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 1 октябрьдә, сизелерлек явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә 0, +5°, урыны белән -5°, көндез +8, +13°.

Автор фотосы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас