+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 октябрь 2025, 15:59

Александр Окатьев - Баш федераль инспектор

Бүген Хөкүмәт йортында яңа Баш инспекторны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тәкъдим итте.

Александр Окатьев - Баш федераль инспекторАлександр Окатьев - Баш федераль инспектор
Александр Окатьев - Баш федераль инспектор

Башкортстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор итеп Александр Окатьев билгеләнде.

Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте әгъзалары, төбәкнең Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, федераль башкарма хакимият һәм хокук саклау органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, традицион конфессияләр лидерлары катнашты.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Башкортстан буенча яңа Баш федераль инспекторның зур тәҗрибәсен билгеләп үтте һәм аңа эшендә уңышлар теләде.

- Александр Леонидович зур хезмәт юлы үтте. Үз эше белән ул хезмәттәшләренең һәм җитәкчелекнең хөрмәтен яулады, Русия Федерациясе гражданнары мәнфәгатьләрен яклауда җитди нәтиҗәләргә иреште, – диде Игорь Комаров. - Ышанам, Александр Леонидовичның тәҗрибәсе, аның хокук саклау өлкәсендәге белеме ил җитәкчелеге куйган бурычларны нәтиҗәле тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас