+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 октябрь 2025, 17:52

Игорь Комаров кардиоүзәктә булды

Бүген Уфада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика кардиология үзәгендә булдылар.

Игорь Комаров кардиоүзәктә булдыИгорь Комаров кардиоүзәктә булды
Игорь Комаров кардиоүзәктә булды

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу учреждение - республикада пациентларга «йөрәк-кан тамырлары хирургиясе» профиле буенча махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәменең барлык төрләрен дә күрсәтә торган бердәнбер дәваханә. Кардиоүзәк составында 518 урынлык стационар һәм сменасына 320 кешегә исәпләнгән поликлиника эшли.

Быел республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусы төзелеше тәмамланды. Аның ачылуына видеоконференцэлемтә режимында Русия Президенты Владимир Путин старт бирде.

2021 елның гыйнварыннан кардиоүзәктә йөрәк-кан тамырлары хәвефе белән идарә итү үзәге эшли. Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров аның эше белән таныштылар.

Башкортстан шундый үзәк булдырган беренче төбәк булды. Бүген мондый учреждениеләр Русия Федерациясенең башка субъектларында да бар. Республика тәҗрибәсен үзләштерергә бөтен илдән һәм якын чит илләрдән киләләр.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас