+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 октябрь 2025, 11:15

Радий Хәбиров митрополит Никонны юбилее белән котлады

1 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа һәм Башкортстан митрополиты Никонны 75 яше белән котлады.

Радий Хәбиров митрополит Никонны юбилее белән котладыРадий Хәбиров митрополит Никонны юбилее белән котлады
Радий Хәбиров митрополит Никонны юбилее белән котлады

Төбәк җитәкчесе дин әһеленә күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстан митрополиясе башлыгы кебек рухи лидерлар ярдәме белән республикада күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.

- Башкортстанда яшәүчеләрнең күбесе Сезгә рәхмәтләрен белдерә. Сез озак еллар безнең республикада хезмәт итәсез. Сезне тирән ихтирам итәбез, - диде Радий Хәбиров.

Уфа һәм Башкортстан митрополиты Никон, үз чиратында, республика җитәкчелегенә традицион конфессияләргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм төбәк Башлыгына котлаулары өчен рәхмәт әйтте.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас