+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Октября 2025, 14:52

Остазлар хөрмәтенә – олы тантана

Илеш районында Укытучылар көне алдыннан педагогларны һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләделәр

Остазлар хөрмәтенә – олы тантанаОстазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана

Илеш районының Югары Яркәй авылында Укытучылар көне уңаеннан истәлекле чара үтте. Укытучы һәйкәле урнашкан мәйданда ветеран педагогларны, укытучыларны, остазларны хөрмәтләү тантанасы оештырылды. Бу очрашу – укытучыларның намуслы хезмәтен тану, аларга чын күңелдән рәхмәт белдерү мизгеле булды.

Мәгариф системасын үстерүгә зур көч куйган, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә үзләрен багышлаган хөрмәтле педагоглар чыгыш ясады. Аларга рәхмәт сүзләре яңгырады, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Чарада "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Кашапова катнашып, укытучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Шулай ук район мәдәният сараенда да зур тантана узды. Анда укытучыларга һәм тәрбиячеләргә бүләкләр тапшырылды, аларның казанышлары билгеләп үтелде. Бәйрәм шатлыклы мизгелләргә, җылы котлауларга һәм ихлас рәхмәт сүзләренә бай булды.

Чарада Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, "Кызыл таң" гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, район мәгариф идарәсе башлыгы Гөлнара Кашапова катнашып, укытучыларга олы рәхмәт белдерделәр.

Моннан тыш, "Кызыл таң" һәм "Әллүки" журналларының баш мөхәррире Фаил Камил улы балалар бакчалары тәрбиячеләрен дә тәбрикләде. Алар арасында Югары Яркәй 2нче санлы "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Сәхаутдинова, Югары Яркәй 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе Инга Габдрахимова, Түбән Яркәй "Үсеш үзәге – балалар бакчасы" тәрбиячесе Лилия Уразаева, Югары Яркәй 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Габдуллина бар иде. Алар "Әллүки" журналына язылуда һәм редакция белән тыгыз элемтәдә булуда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнде.

Редакция исеменнән дә хөрмәтле педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең тырыш хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм чын остазларча зирәклегегез киләчәк буынга яктылык өләшә.

Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете һәм иминлек телибез!

 

Айдар Минһаҗев фотолары.

Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас