

Ул 1935 елның 17 октябрендә Яңавыл белән янәшәдә генә диярлек Эткенә авылында Миңлехәят һәм Хәйдәр Абзаловлар гаиләсендә сигезенче бала булып туа. Илдә авыл хуҗалыгын күмәкләштерү тәмамланып, колхозлар оешкан вакыт була ул. Хәйдәр белән Миңлехәят тә тырышып колхозда эшлиләр. Киләчәктәге якты тормышка ышанып яши алар. Шуңа гаиләдә “сигезенче кашык” булып туган кызларына зур өметләр баглап, “Рауза” дип исем кушалар. Раузадан соң тагын өч бала туа һәм гаилә чын мәгънәсендә күпбалалы була.
Авылда тормыш бик авыр бара. Ашарга — ризык, кияргә кием юк. Күпбалалы гаиләләр аеруча авыр тормышта яши. Өстәвенә, 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытта Раузага алты яшь тә тулып өлгермәгән була. “Әтием белән 1923 елда туган Мәүләви абыйны фронтка озатканыбызны бүгенгедәй хәтерлим”, — ди Рауза Хәйдәр кызы. Ә 1925 елда туган Мансур абыйларын хәрби хезмәткә 1944 елда чакыралар. Ул Ерак Көнчыгышта Тын океан флотында хезмәт итә.
Ул елларда балаларны 8 яшьтән мәктәпкә алганнар. Ә Раузага 1 сентябрьдә 8 яшь тулып өлгерми. Кызчыкны мәктәптән борып кайтаралар. Ләкин ул бирешергә теләми, һәркөн иртән тора да мәктәпкә барып, сыйныф бүлмәсенә кереп утыра. Шуңа 8 яше тулгач, укытучы аны беренче сыйныфка кабул итмичә булдыра алмый. Бу 1943 елда була. Авылдагы башлангыч мәктәпне Рауза 1947 елда тәмамлый. Теләге бик зур булса да, укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый. Әнисе аны Таш-Елга авылында яшәүче бер гаиләгә бала караучы итеп бирә. “Яше дә тулмаган авыру баланы карадым”, — дип хәтер йомгагын сүтә әңгәмәдәшем.
Ләкин дүрт ай үтүгә, баласын сагынуы чиксез булгандыр, күрәсең, әнисе Раузаны килеп ала.
— Авылыбызда колхозның сөтчелек, дуңгызчылык һәм сарык фермалары бар иде. Мине сарык фермасына эшкә килеп алдылар. Сарык бәрәннәрен имезергә йөртә идек, — ди Рауза апа.
Шул вакыт Раузаның Ерак Көнчыгышта хезмәт итүче Мансур абыйсыннан хат килә. Ул вакытта морякларга айга 5 сум акча түләгәннәр икән. “Укырга кер. Кайткач, кием алып бирермен”, – дип язган. Билгеле инде, Рауза шул елның сентябрендә үк Яңавылга, 5нче сыйныфка укырга йөри башлый.
Эткенәдән алар бер сыйныфта ике кыз укый. Иртә таңнан мәктәпкә китәләр дә көн кичләтүгә генә өйгә кайтып егылалар. Ә кичен Татарстанның Арча педагогия училищесына имтиханнарга әзерләнәләр. Раузаның укырга теләге шулкадәр көчле була, шуңа ул авырлыклардан һич курыкмый.
1952 елда Рауза Арча педагогия училищесына укырга керә. Теләгенә ирешү өчен аңа җиде фәннән имтихан тотарга туры килә һәм барысын да уңышлы тапшыра.
Ул елларда педагогия училищесында укучыларга айга 14 сум стипендия түлиләр. Аны алу өчен барлык фәннәрдән дә “4” һәм “5” билгеләренә генә уку таләп ителә.
— Беренче ярты елда бер генә фәннән “3” билгесе алган идем, стипендияне “кистеләр”, — дип хәтер йомгагын сүтә Рауза Хәйдәр кызы. — Ә стипендия алмауның нәрсә икәнен махсус яисә югары уку йорты тәмамлаганнарның күпчелеге яхшы белә. Ярый әле әнкәй белән әткәй каникулга кайтуга икмәк һәм бәрәңге киптереп куялар иде. Шуларны капчыкка тутырып алып китә идек. Тулай торакта бер бүлмәдә егерме кыз бергә яшәдек.
Дүрт ел үтүгә Рауза Абзалова педагогия училищесын тәмамлый, аңа “Татар телле мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлар укытучысы” дигән диплом тапшыралар. Шулай итеп, ул Яңавылга дипломлы белгеч булып кайта.
Ул елларда һәр авылда башлангыч мәктәп була. Шулай булуга карамастан, яшь укытучыларга эш урыны булмый, чөнки укытучы ул вакытларда авылда “акчалы” кеше була.
Мин үзем башлангыч мәктәбе генә булган бәләкәй авылда туып-үстем. Безнең авылда иң “акчалы” кешеләр булып укытучы Ибраһим абый һәм мәктәпнең җыештыручысы Зифакай әби исәпләнә иде. Мин 1971 елда урта мәктәп тәмамлап, Уфага китәргә карар иткәч, әтәй көзен бал саткач түләү шарты белән Ибраһим абыйдан 25 сум акча алып кайтып биргәне хәтеремдә.
— 1956 елның җәе туган авылым белән Яңавыл арасында йөреп үтте. Һәркөн иртән йокыдан торам да районның халык мәгарифе бүлегенә килеп утырам. Шулай йөри торгач, Булат-Елга башлангыч мәктәбенә эшкә җибәрделәр. Андагы укытучы декрет ялына чыккан икән, — дип искә ала Рауза Хәйдәр кызы. — Ә андагы укытучы эшкә чыгуга миңа Вәрәш, Айбүләк һәм Сандугач мәктәпләрендә эш тәкъдим иттеләр. Ул авылларның кайсы кайда икәнен дә белмим. Атамасы матур дип, Сандугач башлангыч мәктәбен сайладым. Сандугачка килә-килә хәлем бетте, чөнки ул Яңавылдан 18 чакрым ераклыкта, Тәтешле районы чигендә үк ята икән. Иртән мәктәпкә килсәм, икенче һәм дүртенче сыйныфларда барлыгы 19 баланы укытырга тиешмен икән. Ә 1965-66 уку елында исә беренче сыйныфта – 25, ә өченчедә — 14, барлыгы 39 бала булды. Күз алдыгызга китерегез: бер бүлмәдә 39 пар күз, 39 төрле баш, шулкадәр үк шәхес! Соңрак кына ачыкланды, арадагы бер кыз бернәрсә дә ишетми, сөйләшә дә белми икән, ә бер баланың, гомумән, акыл ягы сай булып чыга. Яшь укытучыга алар белән бик күп өстәмә эшләргә туры килә.
Бәхеткә диикме, бәхетсезлеккә булгандырмы, икенче укытучы гаиләсе белән Үзбәкстанга даими яшәргә күченеп китә һәм Рауза Хәйдәр кызы Сандугач башлангыч мәктәбендә бердәнбер укытучы булып кала.
Ул елларда башлангыч сыйныф укытучысы авылның алласы да, мулласы да, хәтта милициясе белән судьясы да иде, дисәм һич арттыру булмастыр. Чөнки авыл халкы көндәлек тормышта килеп туган барлык мәсьәләләр белән укытучыга мөрәҗәгать итә иде. Бер елны авылның укый-яза белмәүче әби-бабайларын җыеп, “ликбез” сыйныфы оештыралар. Һәм аларны укытуны Раузага йөкләтәләр.
Яңа ел, Халыкара хатын-кызлар көне, 1 Май, Җиңү көне кебек зур бәйрәмнәрне генә исәпкә алганда да елга уникеләп бәйрәм җыела. Аларның һәрберсенә укытучы доклад ясый һәм балалар концерт куя.
Парткомнар укытучыларны агитаторлар һәм пропагандистлар буларак та иркен файдалана иде.
Сандугачта Рауза Хәйдәр кызын бер карт белән карчыкка фатирга урнаштыралар. Булачак тормыш юлдашы Мөдәрис белән дә ул биредә таныша. Дөресрәге, яшь укытучы кызга иң тәүдә аның әтисе – Галихан абзый күз сала. Бу вакытта Мөдәрис хәрби хезмәт вакытын тәмамлап кайтып, читауатлыкка укып йөргән була.
— Миңнегали картта фатирда яшь укытучы кыз яши, авызыңны ачып йөрмә! — дип еш кабатлый Галихан абзый улына.
Мөдәрис тә әтисен ярты сүздән аңлый. Җәйге каникул көннәрендә Раузаны ата йортына килен итеп төшерә.
– Ул еллардагы йолага туры китереп, Мөдәрис мине Эткенәдән тарантаска төреп салып, урлап алып кайтты, — дип искә ала хәзер Рауза Хәйдәр кызы.
Яшь пар тәүдә ата-ана йортында яши. Шатлык өстенә куаныч булып 1958 елда беренче кызлары Алсу туа. Ул тугач Рауза белән Мөдәрис үз йортларын тергезү хакында уйлый башлыйлар. Ул вакытта Мөдәрис колхоз идарәсендә бухгалтер булып эшли. Колхоздагы хезмәт хакы исә ашлыкка һәм гәзит-журналларга язылган өчен түләүдән артмый. Шуннан соң Раузаның җәйге ял өчен түләнүче акчасын җыеп барырга карар итәләр. Өч елда байтак кына сумма җыела. Ул акча диләнкә алырга, аның агачын кистерергә һәм бура буратырга җитә. Яңа йортка күченгәндә яшь әти-әнинең уллары Айрат та туган була.
Яңа нигез Шәймәрдановлар гаиләсе өчен бәрәкәтле була. 1962 елда гаиләдә игезәк кызлар – Дилара белән Динара, ә тагын өч елдан төпчекләре Гөлфирә туа.
Барлык балаларын да башлангыч сыйныфларда Рауза Хәйдәр кызы үзе укыта. Шуның өчен алар төпле белемле, тәртипле булып үсә. Күпләре әти-әниләре һөнәрен сайлый. Мәсәлән, Алсу педагогия институты тәмамлый һәм гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Игезәкләрнең берсе – Дилара әнисенең туган авылында китапханәче булып эшли, Динара урман хуҗалыгында баш бухгалтер була.
Безнең Тәтешле районында озак еллар дәвамында прокурор булып Нәгыйм Гыйндуллин эшләде. Бик гадел, кешелекле иде ул.
— Прокурорлар, гадәттә, бер урында ике срок кына эшли. Аннары аларны башка урынга күчерәләр. Минем кебек бер урында өч срок эшләгән прокурорлар илдә берничә генә! – дип горурлана иде ул. Рауза Хәйдәр кызы белән сөйләшкәндә Нәгыйм Нәсим улының да Сандугач авылында туганы һәм башлангыч белемне авыл мәктәбендә алганы ачыкланды.
“Башнефть” берләшмәсенең Яңавылдагы технологик транспорт идарәсендә 28 ел җитәкче булып эшләгән Инзил Хәбибов та Сандугачта туып үскән һәм башлангыч белемне Рауза Хәйдәр кызында алган. Инзил Фәһим улы — “Русия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре” һәм “Русия Федерациясе автомобиль транспортының атказанган хезмәткәре”.
Рауза Хәйдәр кызы белән мине Агыйдел шәһәрендә яшәүче хаклы ялдагы милиция майоры Илдар Хәбибов таныштырды. Яңавылда исә безне отставкадагы милиция майоры Әнәс Хәлимуллин белән шулай ук лаеклы ялдагы авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәзим Яруллин каршы алдылар. Алар Алсу белән сыйныфташлар икән.
Билгеле булуынча, 1969 елда Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Кама автомобиль заводын төзү башланды. 1970 елда төзелешкә — 20 мең, тагын бер елдан 33 мең кеше кабул ителә. Төзелеш барган елларда биредә барлыгы 100 меңнән күбрәк белгеч эшли. Автомобиль заводы төзелеше республикабызның төньяк-көнбатышында урнашкан Яңавыл, Тәтешле, Борай, Балтач һәм башка районнар яшьләре тормышына кискен үзгәрешләр алып килә — алар күпләп Яр Чаллыга эшкә китә. Рауза Хәйдәр кызы белән Мөдәрис Галихан улының кызлары Алсу белән Гөлфирә, уллары Айрат та Яр Чаллыга барып урнаша. Алсу — әйткәнебезчә, мәктәптә, Айрат “КамАЗ”ның двигательләр заводында эшли.
Шунысын да әйтергә кирәк: Мөдәрис Галихан улы гомере буе Мичурин исемендәге колхозда баш бухгалтер булып эшли.
Рауза Хәйдәр кызы, биш бала анасы буларак, 50 яшендә, ягъни 1985 елда лаеклы ялга чыга. 1989 елда, авылдагы барлык мал-мөлкәтен сатып, гаилә Яр Чаллы шәһәренә күченеп китә. Анда, кооператив фатир сатып алып, матур гына яши башлыйлар. Мөдәрис Галихан улы һөнәре буенча эшкә урнаша. Ләкин бу бәхетле көннәр озак бармый — 36 ел яшәгәннән соң гаилә башлыгы бакыйлыкка күчә.
— Кызыбыз Динара Яңавыл урман хуҗалыгында баш бухгалтер булып эшли иде. Ул миңа туган якка кайтырга тәкъдим итте. Шуннан башлап, мин Яңавылда яшим, — ди Рауза Хәйдәр кызы.
Шунысын да әйтергә кирәк, Рауза Хәйдәр кызы белән Мөдәрис Галихан улының биш баласы да хәзер лаеклы ялда. 1999 елда уллары Айрат та Яңавылга яшәргә кайткан.
Хәзер өлкән кызлары Алсу гына Яр Чаллыда яши. Кызганычка каршы, 28 ел тату гомер кичергәннән соң аның ире бакыйлыкка күчкән. Хәзер ул да күбрәк Яңавылда, әнисе янәшәсендә булырга ярата, чөнки 90 яшьлек кешегә даими тәрбия таләп ителә.
Мине Рауза Хәйдәр кызының хәтере яхшы булу таң калдырды. Ул әле дә Арча педагогия училищесында эшләгән күп укытучыларның исем-фамилияләрен яхшы хәтерли. Ә бит аның бу уку йортын тәмамлаганына киләсе елда 70 ел тула!
— Рауза апа, Сез — бик бәхетле кеше! Ходай Сезгә озын гомер биргән. Биш балагыз да исән-сау.
— Аллаһка шөкер, мин дә үземне бик бәхетле кешегә саныйм! – диде дә Рауза Хәйдәр кызы, үзенең биш баласына кадерле әни булудан тыш, 12 оныкка, 24 турунына сөекле дәү әни булуы турында, гаиләсенең кияүләр һәм киленнәр белән бергә барлыгы 55 кешегә җитүе, ел саен бер тапкыр барысының бергәләп җыелып, шатлыкларын уртаклашуы турында зур горурлык белән сөйләде. Аның сөйләгәннәрен соклану белән тыңладым.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.