+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 октябрь 2025, 04:15

Универсал педагог

Герой сеңлесе, 85 яшен каршылаучы мөгаллимә Галия Гатауллина химия фәнен генә укытмаган

Универсал педагогУниверсал педагог
Универсал педагог
Гомер кояшы баеган саен, әлеге дә баягы, ирексездән шул самими балачакка әйләнеп кайтасың. Шау-шулы, кыңгыраулы мәктәп еллары үзе генә ни тора! Ихлас белем-тәрбия бирергә омтылган укытучыларыбызны ничек инде онытасың?! Шәхсән үземне укытмасалар да, заманында Шәмсия апа Хафизова белән Галия апа Гатауллинаның безнең урамнан һәркөн мәктәпкә ашыкканнарын әле дә хәтерлим. Шөкер, соңгысы бүген дә исән-имин. Сүзем әнә шул тынгысыз педагогик хезмәт ветераны Галия Нәбиулла кызы турында.

Гарасатлы 1941 ел Галиянең дә сикәлтәле тормыш юлында тирән эз калдыра. Аңа нибары 6 ай тулганда әтисен фронтка алалар. Ни аяныч, Ленинград өлкәсе янында барган каты бәрелештә Нәбиулла ага батырларча һәлак була. Аяусыз ятимлек җилләре бәгырьләрне ничек кенә өтсә дә, әнисе Гөлмөнәвәр апа да, кадерле “әти” сүзен әйтергә өлгермәгән, аның йөзен дә күрә алмаган сабый да каһәрле елларның коточкыч сынауларын үтәргә мәҗбүр булалар. Әмма сынмыйлар.
Кечкенә Галия, әнисенә ияреп, ындыр табагына барган, шунда иләкне тотышып торган. Бәләкәйдән үк стенага күмер белән ниндидер билгеләр, сурәтләр сызгалаган, кечкенәдән мәктәп тирәсендә бөтерелгән. Авылда булган бер “Әлифба” китабын каяндыр эләктереп, кача-поса белем иленә омтыла ул.
Терекөмеш кебек җитез Галия Ырынбур өлкәсенең Абдуллино якларыннан килгән беренче укытучысы Хәмдия апа Әхмәтова белән дә тиз уртак тел таба. Күренекле революционер Мулланур Вахитов исеме белән бәйле кечкенә Вахит авылында дүртенче сыйныфта укыганда ук елгыр, тырыш Галия иптәшләре арасында үзенең чос, максатчан булуын күрсәтеп өлгерә. Шулай булмаса, Хәмдия апасы район мәгариф бүлегенә эш белән киткәндә Галияне сыйныфта җаваплы итеп калдырыр идемени?! Исеме җисеменә дә туры килеп тора бит әле! “Галия исеме талантлы, кешенең эчке дөньясын аңларга сәләтле акыл иясе икәнлекне аңлата икән. Моны ул икетуган абыйсы, Советлар Союзы Герое Хәмит Гаделшин укыган, хәзер патриот-шагыйрь Фатих Кәрим исемен йөртүче Ает урта мәктәбендә белем алганда ук гел “4”ле һәм “5”леләргә генә өлгәшүе белән исбатлый. Аның биредә Башкорт­станның атказанган укытучысы Хәтирә Гыйззә­туллина, Башкортстанның мәгариф отличнигы Рәсимә Шәфыйкова, Мәрьям Арсланова, Зәйнәп Едиханова кебек талантлы укытучыларда белем алуының матур нәтиҗәседер ул.
Һәм ул һөнәрчелек-техник училищесында укыган икетуган абыйсы Гаяз белән шәһәргә юллана. Тик менә үзе никадәр максатчан, дөньяга өлкәннәрчә карашлы булса да, Бәләбәй педагогия училищесына укырга кереп, биредә 15 көн укыгач, бу данлыклы уку йортын ташлап китәргә мәҗбүр була. Чөнки шактый “нужа калачын кимергән” яшүсмернең яшәү, көн күрү рәвеше мондагы шарт-таләпләргә тәңгәл килмәгән. Биредәге музыка укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, соңрак композитор булып таныл­ган Кәррәм ага Әһлиуллин Галияне монда укуын дәвам иттерергә күпме генә үгетләсә дә, кыз ризалашмый. Сәбәпләре күп: гаиләдән бернинди матди ярдәм юк, фатирга түләргә, физкультура өчен — махсус кием, музыка дәресе өчен ниндидер уен коралы да сатып алырга кирәк була. Укырга бик теләге булса да, яшь кызга училище белән моңсу гына хушлашырга туры килә.
Галия, туган ягына кайтып, Наилә апасы белән колхоз сарыклары карарга керешә. Өстәвенә, халыктан сөт җыеп, аны Аетка төшерә, биредән гәзит-журналларны алып кайтып, халыкка да тарата. Шулай итеп үзенә пальто алырлык акча эшли. Ә читтән торып булса да укырга керү теләге аның баш миен әледән-әле бораулап тора...
Шулай бервакыт “Кызыл таң” гәзитендә Уфада мәктәпкәчә педагогия училищесының читтән торып уку бүлегенә укучылар кабул итү турында белдерүне шәйләп ала. Һәм, бирегә килеп, имтиханнарны уңышлы тапшыра. Аны 1959 елда тәмамлагач, район мәгариф бүлеге юлламасы буенча яшь белгечне Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылына җибәрәләр. Биредәге балалар йорты аны колач җәеп каршы ала. Монда мәктәп директоры Рифкать Байтимировның хатыны Фәүзия апа исә яшь укытучыга план төзергә дә ярдәмләшә. Баштарак ул 17 бала булган башлангыч сыйныфта өч ел укыта, соңрак физика, математика фәннәреннән дә белем бирә.
Тормыш шулай мәшәкатьләре, җәмәгать эшләре белән дәвам итә. Төрле эшләрдә актив, чибәр, уңган яшь кызны авыл егетләре тиз шәйләп ала. Кышның кояшлы матур бер көнендә “Автолавка”да эшләгән базык кына гәүдәле Мостафа исемле чос егет дус егетләре белән кашовкага җигелгән пар атларда үзенең йортына Галияне килен итеп төшермәсенме!
Бер ел чамасы яшәгәч, мәхәббәт җимеше булып Әлфия якты дөньяга аваз сала. Мәшәкатьләр артып торса да, максатчан яшь укытучы һаман белемен камилләштерү турында уйлана. Бианасы Гыйлемзада абыстай да, ире дә каршы төшмиләр. Акча ягы такыр булса да, анысын тегеннән-моннан юнәтәләр. Күкрәк баласы булган 1 яшь тә 3 айлык нарасыен бианасына калдырып, Галия Гатауллина (Гаделшина) 1964 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институты филология факуль­тетының читтән торып уку бүлегенә юлланырга батырчылык итә. Аңа коллегалары Наҗия Хәйруллина, Шәмсия Вәлиева да кушыла. Билгеле, студент еллары, йокысыз төннәр, җәмәгать эшләре үзе зур сынау була. Әмма Галия Гатауллина максатына ирешә: югары белемгә ия дипломлы укытучыны һәм иптәшләрен 1969 елның 4 ноябрендә Бишбүләктә йөк машинасы белән каршылыйлар.
...Билгеле, югары белемле укытучыга ышаныч тагын да арта, хәтта урыс теле һәм әдәбияты профиленә туры килмәгән фәннәрне дә укыту йөкләтелә. Ә бит һәр дәрескә әзерләнеп, аңа план төзеп керергә, укучының игътибарын җәлеп итү өчен күргәзмә әсбаплар, җанлы мисаллар да куллана белергә кирәк. Төрле уңай чагыштыруларны, тормыштагы үрнәкле мисалларны укучының күңел түренә шытымлы орлык кебек сала алу да мөһим. Арадагы начаррак өлгәшүчеләргә исә аерым психологик якынлык кирәк. Алар белән өстәмә дәресләр үткәрү дә мөгаллимәдән сабырлык сорый.
Сер түгел, укытучының эше өйгә дә ияреп кайта. Кочак-кочак дәфтәрләрне тикшереп чыгу өчен озын төннәр сине көтә. Болардан тыш, хезмәт дәверендә күпме ачык дәресләр үткәрергә туры килә. Хәтта күрше-тирә авыл мәктәпләрендә дә. Ә бит аларның һәммәсе — үзе бер имтихан, олы сынау. Сыйныфтан тыш чаралар, түгәрәкләр, ата-аналар җыелышы үткәрү, укучыларыңны пионер, комсомол сафларына, олимпиадаларга әзерләү — һәммәсе җаваплы, мәшәкатьле эш. Стена гәзитләре чыгару, төрле кичәләрдә катнашу, слетларда, туристик походларда булу, өстәвенә, кичке мәктәптә укыту бүгенгедәй аның хәтерендә.
Укытучылар җитмәү сәбәпле, Галия Нәбиулла кызына хәтта физика, математика, немец теленнән укытырга, директор урынбасары булып та эшләргә туры килә. Җитмәсә, заманында укытучыга күпме җәмәгать эшләре йөкләтелде. Күрше Чулпан авылында агитатор, мәктәптә профсоюз комитеты рәисе бурычларын да үтәде. Бу җәһәттән аңа Бишбүләктә, Уфада, Ишембайда пленумнарда, семинарларда чыгыш ясарга туры килә. Пропагандистлар мәктәбендә дә читтән торып укый.
Болардан тыш, сәнгать түгәрәгендә дә катнашырга вакыт таба. Иске клубыбызда аның Мостай Кәримнең “Россиянмын” дигән шигырен яттан сөйләгәнен һаман хәтерлим. Бүген дә Галия Нәбиулла кызы миңа Әнгам Атнабаевның “Кара икмәк”, Һади Такташның “Мокамай”, шулай ук Муса Җәлилнең, Фатих Кәримнең шигырьләреннән өзекләрне сөйләп күрсәтте. Шаклар катарсың! “Укытучы-методист” исеменә лаек булган педагогның хәтере шундый булырга тиештер, күрәсең. Бу тәңгәлдә кайчандыр бер мәктәптә укыган, соңрак бер мәктәптә эшләгән замандашы, мактаулы мәгариф ветераны Миңнур Ханнанова Галия ханымның яшьтән үк максатчан, теремек, үҗәт, ифрат белемле булуын сызык өстенә алды. Алай гына да түгел, аның элекке укучылары, олы абруй казанган Наҗия Фәттахова, Флүрә Яруллина, Сәмия Гыймазетдинова, Зилә Әбүзарова исә остазларының юлын сайлаган. Бу — үзе олы горурлык!
Мостафа абый исән чакта алар 3 сыер асраган. Сөт җыючы Фәнил Сәүбәнов (мәрхүм инде) бер йорт ихатасыннан гына да һәркөн иртә белән бер фляга сөт алып чыккан. Ул чакта ук мондый укытучы-хуҗабикәне эшкуар дияргә ярагандыр. Өстәвенә, башмак, егермеләп сарык, кош-корт, кәҗә дә асраганнар. Печән чорында кибән койганда хәтта үзе аның башында торган. Кышкы чорда палас асаларга, тегү тегәргә, мамык шәл бәйләргә дә вакыт таба. Мохтаҗлыкта, эш казанында кайнап, чәмчел булып үскән сугыш чоры баласы шундый буладыр инде ул. Ә йорт яны бакчасында нинди генә чәчәкләр, җиләк-җимеш үсми! Төрле техника белән тулган ишек алды исә фермер хуҗалыгын хәтерләтә.
Галия Нәбиулла кызы, 41 еллык тынгысыз педагогик хезмәттә зур уңышларга ирешеп, “Русиянең мәгариф отличнигы” исеменә, шулай ук күп кенә Мактау грамоталарына лаек булды. Тынгысыз ханым бүген ачы язмышка дучар булган кече улы, барлык яклап та уңган Зөлфәт белән тулыканлы тормыш алып баралар. Белореттагы кызы Әлфия — хакимияттә баш белгеч, Илгиз исә урманчылыкта хезмәт салды. Аларның һәммәсе капка төпләрендә сагынып көтеп алучы газиз әнкәләренең хәлен белеп тора...

Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас