+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Октября 2025, 09:34

Табибка языласың килсә

Бүген табибларга язылу бик җиңел.

Табибка языласың килсәТабибка языласың килсә
Табибка языласың килсә

Башкортстанда яшәүчеләр ЭМК аша табибларга 4,3 миллион тапкырдан артык язылган.

2021 елдан порталда электрон медицина картасы doctor.bashkortostan.ru республикабыз халкы өчен медицина ярдәме алуда алыштыргысыз ярдәмчегә әйләнде.

Электрон медицина картасы сезнең сәламәтлек тарихыгызны бер урында саклый: анализ нәтиҗәләреннән алып, табиб билгеләгән диагнозга кадәр. "Сәламәтлек көндәлеге функциясе" аеруча файдалы — монда кан басымын, йөрәк тибешен, шикәр дәрәҗәсен һәм башка мөһим күрсәткечләрне күзәтеп була. Барлык язмалар да автомат рәвештә Сезнең дәвалаучы табибка ачык була.

Система тәүлек әйләнәсенә эшли: кабул итүгә язылырга, визитны гамәлдән чыгарырга, республиканың теләсә кайсы поликлиникасының расписаниесен һәм тикшерү нәтиҗәләрен карарга мөмкин. Керү өчен "Дәүләт хезмәтләре"ндә теркәлү генә кирәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас