+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Октября 2025, 04:35

Фельдшерлар – мөһим көч!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа сигез ФАП эшенә старт бирде.

Фельдшерлар – мөһим көч!Фельдшерлар – мөһим көч!
Фельдшерлар – мөһим көч!

Кичә оператив киңәшмә вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәте әгъзаларына Башкортстан буенча яңа Баш федераль инспекторны тәкъдим итте. “Башкортстан буенча Баш федераль инспектор итеп Александр Окатьев билгеләнде. Аны безнең коллективка Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тәкъдим итүен беләсез. Александр Леонидович – зур эш тәҗрибәсенә ия кеше. Хезмәт биографиясенең күп өлешен ул прокуратура органнарында хезмәткә багышлаган. Сезгә уңышлар телибез!” ─– диде Радий Хәбиров.

11 октябрьдә Башкортстан Республика көнен билгели. Киңәшмәдә бу көннең төп вакыйгалары турында сөйләделәр. Беренчедән, 10 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы каршындагы Спорт һәм физкультура үсеше мәсьәләләре буенча совет утырышы үтәчәк. Исегезгә төшерәбез, башкала 10 һәм 11 октябрьдә “Выбор сильных” Бөтенрусия конференциясен кабул итәчәк. Икенчедән, Республика көнендә өстәл теннисы үзәге төзелешенә беренче таш салыначак. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, ул шактый тиз төзеләчәк. Өченчедән, Уфада аркалы Агыйдел күпере буенча хәрәкәтне тантаналы рәвештә ачачаклар. Транспорт һәм юл төзелеше министры Любовь Минакова моңа барысы да әзер булуын билгеләде.

Любовь Минакова, шулай ук, төбәктәге аварияләр буенча статистиканы хәбәр итте. 29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр республикада 48 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 52 кеше зыян күргән, 6 кеше һәлак булган. Ел башыннан республикада 2058 автоһәлакәт бул­ган, бу, узган елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 191 очракка кимрәк. 2452 кеше зыян күргән, бу, 2024 елның шул ук чоры күрсәткече белән чагыштырганда, 311 кешегә азрак. 315 кеше һәлак булган, узган елдагы белән чагыштырганда, бу сан 12 кешегә арткан.
Башкортстан Башлыгы бу җәһәттән канәгатьсезлек белдерде. “Берничек тә алга китә алмыйсыз. Өстәвенә, һәлак булучылар саны арткан. Мин ел ахырына бу күрсәткечнең кимүен көтәм. Рейдларны көчәйтегез. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнегез!” –─ дип йөкләмә бирде төбәк җитәкчесе.

Киңәшмәдә Радий Хәбиров ВКС форматында сигез яңа ФАП ачылуга старт бирде. Ул билгеләп үтүенчә, республикада медицинаның авыл җирендәге ролен һәм әһәмиятен һәркем аңлый. “Без күп ФАПлар төзергә мөмкин икәнен аңлыйбыз, әмма әгәр сез — авыруларга каршы көрәш буенча алгы сызыкта торучы фельдшерлар булмаса, бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Без сезгә рәхмәт әйтәбез һәм сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез”, –─ диде Радий Хәбиров.

Республикада ике меңнән артык ФАП эшли һәм аларның һәр өченчесе яңартылган. ФАПларның 30 проценттан артыгы авария хәлендә булган. Аларны заманча модульле конструкцияләр алыштырды. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. 2023 елдан төбәктә “Санлы ФАП” проекты кертелде. Проект халык өчен медицина ярдәмен һәм дарулар тәэминатын арттыруга юнәлтелгән. Әлеге проект ярдәмендә пациентлар профилактик медицина тикшерүләрен турыдан-туры фельдшер-акушерлык пунктларында узарга мөмкинлек ала.

Башкортстанда, һава торышы яхшы тору нәтиҗәсендә, майлы культураларны җыю актив бара. Бу хакта Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Барлык мәйданның 42 проценттан артыгы (271 мең гектар) суктырылган, уртача уңдырышлылык гектардан 16,3 центнер тәшкил итә. Илшат Фазрахманов билгеләп үтүенчә, уңайлы һава торышы дәвам итсә, майлы культуралар миллион тоннага якын суктырылачак. Моңа кадәр республикада мондый күрсәткечләр күзәтелмәгән. Министрның авыл хуҗалыгы культураларын җыю барышы турындагы чыгышын тыңлаганнан соң, республика Башлыгы, быел игенчеләребез бик яхшы уңыш алды, дип билгеләде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас