+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 октябрь 2025, 04:12

Куркыныч бактерияләрне юк итүдә яңа алым

Башкортстан галимнәре бу юнәлештә гаять зур ачыш ясаган

Куркыныч бактерияләрне юк итүдә яңа алымКуркыныч бактерияләрне юк итүдә яңа алым
Куркыныч бактерияләрне юк итүдә яңа алым
Русия Фәннәр академиясенең Металларның сыгылмалылыгы проблемалары институтына – 40 ел. Шушы уңайдан 6-10 октябрьдә Уфада “Перспективалы материаллар физикасы һәм технологиясе (ФТПМ-2025)” дип аталган халыкара конференция уза.
Инде 40 ел бу уникаль институтта каты җисем физикасы өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр, шулай ук яңа технологияләр эшләү белән дә шөгыльләнәләр. Илнең күп тармакларын: атом энергетикасын, медицинаны, авиа һәм машина төзүне алга этәрәләр.
Галимнәребезнең тагын бер ачышы — куркыныч бактерияләрне юк итү. Әлеге яңалык медицинага зур үзгәрешләр кертмәкче. Түбәндә сүз шул хакта.

“Precedence Research” аналитик компаниясе мәгълүматлары буенча ортопедик һәм теш имплантлары медицина сәнәгатенең төп продуктына әверелә бара. Имплантатларга кулланучыда ихтыяҗ артканнан-арта.

Имплантлар кую тормыш сыйфатын сизелерлек яхшырта. Әмма җайлан­маны урнаштыру перипроцедур һәм операциядән соңгы катлауланулар барлыкка килү куркынычы белән бәйле. Имплант өслегендә бактериаль инфекция барлыкка килү аеруча куркыныч. Бактерияләр биопленка буларак билгеле полисахарид матрица китереп чыгарырга мөмкин.

Ул имплантат өслегенә берегә һәм, бер яктан, операциядән соң дәвалану (имплантны пациент организмына кертү) процессына комачаулый, икенчедән, бактерияләрне фармакологик терапия­дән саклый.

Австралия галимнәре төркемен тере табигатьтә үсемлекләрдә һәм хайваннарда ни өчен биопленка барлыкка килмәве кызыксындырган. Алар цикада (кыр чикерткәсе) канаты өслегенә эләккән “эчәклек таякчыгы”ның үлүен ачыклый. Моның сәбәбе — канатның үзенчәлекле өслегендә. 200 нанометр зурлыктагы чәнечкеләр 200 нанометр ара белән тигез урнашкан. 200 нанометр ул — 0,2 микронга тигез (1 микрон 1 метрдан миллион тапкыр кимрәк яки 1 миллиметрдан мең тапкыр кечерәк). Бактерияләрнең зурлыгы 1 микрон чамасы. Мондый наноочлы өслеккә эләккәндә аларның чагыштырмача нәфис тиресе сузыла һәм шартлый, эчлеге, цитозоль агып чыга һәм бактерия, башка бактерияләр белән биопленка ясарга өлгермичә һәлак була.
Тикшеренүчеләр наноочлы өслекне формалаштыру ортопедик һәм теш протезлау операцияләрен проблемасыз үткәрү мөмкинлеге бирәчәген аңлагач, имплантта чәнечкеле өслек булдыру буенча эшләр башланды. Моның өчен химия, лазер, механика һәм башка бик күп ысуллар кулланылды. Нәтиҗәләр күп кенә фәнни мәкаләләрдә басылып чыкты. Ләкин барысы да бер җитди проблема белән очрашты. Өслеккә чәнечкеләр тигез төшми, урыны-урыны белән генә ул тиешенчә наноочлы, ә урыны-урыны белән яссы килеп чыга. Безнең институтта мәсьәләне хәл итә алганнар. Эшләр биологик яктан туры килә торган металл — титанда уздырыл­ган. Башта бездә эшләнгән ысуллар белән металлда наноструктура формалаштырганнар. Асылда металл сибелү тизлеге 0,2 микрон периоды белән үзгәрә торган өслек барлыкка килгән. Алга таба кирәкле зурлыктагы чәнечкеләр алу өчен ион нурланышы режимнары эшләнгән. Шулай итеп, биологик яктан туры килүче зурлыгы һәм арасы 200 нанометр булган тигез наноочлы өслек табылган.

Наноочлы өслекнең антибактериаль сәләтен тикшерү өчен, “эчәклек таякчыгы” бактерияләрен үстергәннәр. Алынган суспензиягә титан үрнәген салганнар. Бактерияләрнең үз-үзен тотышын көчле электрон микроскоп ярдәмендә анализлаганнар. Шома өслектә “эчәклек таякчыгы” зарарланмаган, шул ук вакытта наноочлы өслектә барлык бактерияләр зарарланган һәм һәлак булган. Микрон зурлыгындагы бакте­рияләр 200 нанометр чамасы ераклыкта урнашкан наноочлар арасына төшә алмый. Бактерияләр наноочлар арасында кала һәм аларның мембрана өслеге ярыла, алар биопленка ясарга өлгермичә үләләр. Кайбер наноочлар бактерияләрне тишә. Титан өслегендәге наноочларның бертөрлелеге бакте­рияләргә исән калу мөмкинлеге бирми. Биопленка юклыгы имплантның кешенең сөяк тукымасы белән кушылуына каршылыкның булмавын аңлата.
Имплант материалының зур пластик деформацияләрен һәм аннан соң ион нурланышы ярдәмендә аның өслеген эшкәртүне үз эченә алган бертөрле наноочлы морфологиясен формалаштыру технологиясе имплантның антибактериаль өслеген формалаштыру ысулы буларак тәкъдим ителергә мөмкин. Хәзер бу эш алынган нәтиҗәләрне практикага кертү өчен имплантология буенча медицина белгечләре белән берлектә дәвам итә.

Гөлия Гәрәева.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас