

Радий Хәбиров Таҗикстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәттәшлекне ныгытуга омтылышны югары бәяләде.
- Без партнерлыкны үстерергә зур теләк белән килдек. Беренче чиратта, бу безнең республиканың Русия-Таҗикстан индустриаль паркында катнашуы. Биредә Башкортстанның Үсеш корпорациясе актив ярдәм күрсәтә, шуңа күрә без Дүшәнбедә уртак нәтиҗәле эшләр өчен аның вәкиллеген ачарга әзер, - диде республика Башлыгы. - Бүген без булачак индустриаль парк территориясенә барып, инвесторларны җәлеп итү, инфраструктурага ярдәм итү, логистика һәм таможня рәсмиләштерүе мәсьәләләрен карарбыз. Һәм, әлбәттә, яңа башлангычларны гамәлгә ашыру белән кызыксынучы сезнең сәнәгать предприятиеләре вәкилләре белән очрашырга әзербез.
Шерали Кәбир ассызыклаганча, алар Русия бизнесменнары һәм инвесторлары өчен уңай шартлар тудырырга әзерләр.
- Русия Президенты Владимир Путинның сәфәре кысаларында узачак Русия-Таҗикстан индустриаль паркын төзү турындагы килешүне рәсми рәвештә имзалау Башкортстан белән Таҗикстанның сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк, - дип билгеләде министр. - Технопарктан тыш, без башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү яклы. Мәсәлән, бездә транспорт-логистика үзәге төзергә һәм Русиягә сыйфатлы товар, шул исәптән Пакистан һәм Һиндстаннан җибәрү өчен кирәкле сертификатлау чараларын оештырырга тәкъдим итәбез.
Очрашуда катнашучылар шулай ук сәнәгать предприятиеләрендә яңа технологияләр, шул исәптән ясалма интеллект элементларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Фото: glavarb.ru