

Чараны ачып, Андрей Назаров җыелганнарны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Республика көне белән котлады һәм Уфаның бөтен төбәк өчен көчле үсеш ноктасы ролен уйнавын ассызыклады.
- Республика башкаласы - заманча, динамик үсештә булган миллионлы шәһәр үрнәге. Биредә тормыш, хезмәт, балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен гаять зур мөмкинлекләр тупланган. Безнең бурыч — бу потенциалны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып, Уфаны - илнең иң чәчәк атучы шәһәре, ә Башкортстанны кешеләр яшәеше өчен иң уңайлы төбәк итү! - диде Премьер-министр.
Аннары ул төбәкнең бер ел эчендә социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады. Ул шәһәр халкын Республика көне белән котлады һәм башкаланың социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне өчен Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиевны Башкортстан Премьер-министрының Мактау билгесе белән бүләкләде.
Ратмир Мәүлиев республика җитәкчелегенә аның эшен югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелүче ярдәм чаралары турында сөйләде. Чара азагында Андрей Назаров төрле һөнәр ияләре булган уфалыларга дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Фото: pravitelstvorb.ru