Ике дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Эмомали Рахмон катнашлыгында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Таҗикстан Дәүләт милке белән идарә итү һәм инвестицияләр буенча дәүләт комитеты рәисе Солтон Рәхимзадә белән килешү нөсхәләре белән алмаштылар.
Документны Башкортстан Хөкүмәте, Таҗикстан Хөкүмәте, «Халыкара проектлар белән идарә итү» компаниясе һәм «Коргохасы Машинасози» машина төзелеше предприятиесе төзеделәр. Ул якларның яңа преференция территориясе булдыру кысаларында үзара хезмәттәшлеген күздә тота.
- Булачак парк 9,3 гектар мәйданда урнашкан. Безнең Үсеш корпорациясенә федераль бюджет исәбенә җитештерү корпусларын ике этапта реконструкцияләргә һәм яңартырга туры киләчәк. Тагын бер бурыч - индустриаль паркка резидентлар җәлеп итү. Республиканың кайбер предприятиеләре бу юнәлештә кызыксына да инде, - диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, индустриаль паркны булдыру планнары турында Русия Федерациясе Хөкүмәте һәм Таҗикстан Республикасы Хөкүмәте шушы елның мартында килешкәннәр иде.
Фото: glavarb.ru