+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Октября 2025, 04:30

Без – илебез терәге, Евразия йөрәге!

Төп бәйрәм алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Таҗикстанда дәүләт әһәмиятендәге хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерүдә катнашты.Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасында булды.

Без – илебез терәге, Евразия йөрәге!Без – илебез терәге, Евразия йөрәге!
Без – илебез терәге, Евразия йөрәге!

– Без Башкортстанның чит ил партнерлары даирәсен киңәйтәбез. Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Бу очракта Таҗикстан ягының актив позициясен күрәбез, аның белән республикабыз Хөкүмәте тарафыннан эшләнгән тәкъдимнәр бар инде, – диде Радий Хәбиров. – Мин Русиянең Таҗикстандагы рәсми делегациясе составында эшлим, аны дәүләт башлыгы Владимир Путин җитәкли. Көн тәртибендәге чараларның берсе – Русия-Таҗикстан индустриаль паркын төзү буенча инвестиция килешүенә кул кую. Тулаем алганда, тышкы икътисади хезмәттәшлектә республикабыз өчен яңа юнәлешләр ача башлыйбыз.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дүшәнбедә Таҗикстанның сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кәбир белән очрашты. Көн тәртибендә – ике яклы хезмәттәшлекне үстерү.

– Без партнерлыкны үстерү теләге белән килдек. Беренче чиратта бу – безнең республиканың Русия-Таҗикстан индустриаль паркын төзүдә катнашуы. Бу эштә Башкортстанның Үсеш корпорациясе актив ярдәм күрсәтә, шуңа без нәтиҗәле уртак эш өчен Дүшәнбедә аның вәкиллеген ачарга әзер, – диде республика Башлыгы.

Шерали Кәбир, үз чиратында, Русия эшкуарлары һәм инвесторлары өчен уңайлы шартлар булдырырга әзер булуларын ассызыклады.
– Русия Президенты Владимир Путинның сәфәре кысаларында Русия-Таҗикстан индустриаль паркын төзү турындагы килешүгә рәсми имза кую Башкортстан белән Таҗикстан арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк. Бу Русия җитештерүчеләренә Үзәк Азиядә яңа базарлар табарга ярдәм итәчәк, – диде министр.

Очрашуда катнашучылар, шулай ук, сәнәгать предприятиеләрендә яңа технологияләр, шул исәптән ясалма интеллект элементларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Икенче көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дүшәнбе шәһәрендә индустриаль парк төзелеше мәйданчыгында булды.

Мәгълүм булуынча, аны булдыру турындагы килешү агымдагы елның мартында Русия Хөкүмәте һәм Таҗикстан Хөкүмәте тарафыннан төзелгән иде. Проектны гамәлгә ашыруда Башкортстанның Үсеш корпорациясе дә катнаша.

Радий Хәбиров төзелеш мәйданчыгын карады, инженер-техник һәм планлаштыру карарлары белән танышты. Индустриаль парк территориясендә 23,5 мең квадрат метр мәйданлы өч җитештерү корпусын реконструкцияләү планлаштырыла. Алар металлургия һәм станоклар төзү производстволарын, шулай ук җиңел һәм медицина сәнәгате предприятиеләрен урнаштыруга юнәлтеләчәк. Технопарк территориясе 9,3 гектар мәйданны били.

Төбәк җитәкчесе индустриаль мәйданчыкның куәтләрен һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен югары бәяләде. Башкортстан предприятиеләре арасында яңа паркның ихтимал булган резидентлары бар да инде.

Дүшәнбедә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елда Уфада үз гомере бәрабәренә суга батучы балаларны коткарган Хаҗиморад Каландаровның туганнары һәм якыннары белән очрашты.

2020 елның җәендә Башкорт дәүләт аграр университетының беренче курс студенты, суга батучы ике баланы күреп, аларга ярдәмгә ашыга. Малайларны коткара, әмма үзе һәлак була. Үлгәннән соң ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.

Дүшәнбедә Радий Хәбиров Хаҗиморад Каландаров укыган мәктәптә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, Хаҗиморадның әти-әнисе Парвина һәм Сәидәкбәр Каландаровларга батыр уллары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны Башкортстанга кунакка чакырды.

Аннары Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дүшәнбе шәһәренең җәмигъ мәчетендә булды.

Әбүхәнифә Имам Әгъзам исемендәге Дүшәнбе җәмигъ мәчете 2023 елның июнендә ачылган. Бинаның проектын Таҗикстан һәм Катар архитекторлары эшләгән. Төзелеш 2011 елның октябрендә башланган.

Мәчет бер үк вакытта 133 мең гыйбадәт кылучыны сыйдыра ала, шуларның 43 меңе – бина эчендә. Комплекс территориясендә, шулай ук, кунакларны кабул итү урыннары, китапханәләр, музей, конференц-зал, кунакханәләр һәм административ биналар урнашкан.

Башкортстан Башлыгы Дүшәнбедә Таҗикстан Хөкүмәте каршындагы Туризмны үстерү комитеты рәисе Джамшед Джумахонзадә белән очрашты. Көн тәртибендә – туризм өлкәсендә уртак башлангычларны гамәлгә ашыру.

Үз чиратында, Джамшед Джумахонзадә халыкара туризмны икътисад үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе дип атады.

– Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр барлык юнәлешләр буенча да үсә. Туризм өлкәсендә дә яхшы динамика күзәтелә. Быел без Русиядән килүче кунаклар саны артуын күрәбез. Без барлык мөмкинлекләрне кулланабыз һәм Таҗикстанның танылуын һәм җәлеп итүчәнлеген арттыру өстендә эшләвебезне дәвам итәбез. Аерым алганда, безнең туроператорлар Русия территориясендәге тематик күргәзмәләрдә актив катнаша, ә без, үз чиратыбызда, Русия төбәкләре вәкилләрен кабул итәбез, – диде комитет рәисе. – Без туризмны үстерү буенча тәгаен адымнарга нигезләнгән тотрыклы партнерлык төзергә әзер һәм моңа бик җитди әһәмият бирәбез.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, Башкортстан һәм Таҗикстан куәтле туризм мөмкинлекләренә ия.

– Безнең республикалар уникаль табигать объектлары, тарих, мәдәният һәм сәнгать һәйкәлләре белән охшаш. Таҗикстан бик тиз үсешә, һәм монда туристларны җәлеп итү нокталары күп. Безнең дә кунакларга күрсәтерлек әйберләребез бар, – диде Радий Хәбиров. – Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры җитәкчелегендәге делегация барысы турында да фикер алышу өчен бирегә килергә әзер. Хезмәттәшлекне көйләү өчен безнең яхшы өстенлегебез бар – Уфадан Таҗикстанга даими авиаэлемтә урнаштырылган. Бу мөһим факторны кулланырга кирәк.

Очрашуда катнашучылар туроператорлар арасында тәҗрибә уртаклашу, туристлар өчен сәфәрләр оештыру, шул исәптән “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы турында фикер алышты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Кохи Нәүруз” сараенда һәм Таҗикстан Милли музеенда булды.

– Без республика халкы өчен нинди дә булса илне ачабыз икән, аның мәдәнияте, тарихы һәм фәне белән танышу күздә тотыла. Шуңа күрә, әлбәттә, без милли музейны карарга теләдек, – диде Радий Хәбиров. – Бүгенге Таҗикстан – искиткеч архитектуралы тыныч һәм тотрыклы төбәк. Бай тарихи һәм мәдәни мирасы бар – ил бөек Саманидлар цивилизациясе варислары булуы белән горурлана. Биредә этник, медицина, тау, экологик һәм гастрономик туризм яхшы үсеш алган. Якын арада туристларыбызның Таҗикстанга килүе өчен уңайлы шартлар булдырачакбыз.

Кичә Дүшәнбедә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Таҗикстан Хөкүмәте каршындагы Дәүләт матди резервлары агентлыгы директоры Нурмәхмәт Әхмәдзадә белән очрашты.

Яклар Башкортстан һәм Таҗикстан арасында икътисади хезмәттәшлекне ныгыту һәм үзара бәйләнешләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Уртак проектларны үстерүгә, шул исәптән Русия-Таҗикстан индустриаль технопаркын төзүгә, аерым игътибар бирелде.

Моннан тыш, очрашуда авыл хуҗалыгы, теплицалар төзү һәм территорияләрне яшелләндерү проектларын үстерү өлкәсендә берлектәге эш перспективалары турында фикер алыштылар.

Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Таҗикстанның Инвестицияләр һәм дәүләт милке белән идарә комитеты рәисе Султон Рәхимзадә Русия-Таҗикстан индустриаль паркын төзү турында килешүләр белән алмаштылар. Тантана Русия Президенты Владимир Путин һәм Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон катнашлыгында узды.

Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында укырсыз.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас