"Башгидромет" мәгълүматлары буенча, якындагы өч көндә төбәктә скандинавия антициклоны йогынтысы нәтиҗәсендә уңайлы һава торышы көтелә. Көндез температура +13°... +18 ° C булачак, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан җылы, ә уртача күрсәткечләр климатик нормадан 1 градуска артып китәчәк.
12 октябрьдән республикага салкын һава килә башлый. "Фобос" метеоүзәге фаразлары буенча, көндезге температура кискен рәвештә +5...+6° градуска кадәр төшәчәк, ә төнлә термометр баганалары +1... + 2°C күрсәтәчәк.
16 октябрьдә үк беренче кар явуы ихтимал, ә ай ахырына кадәр һава болытлы булачак, яңгыр һәм юеш кар явачак.
Автор фотосы.