+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 октябрь 2025, 12:28

Көчлеләр киләчәктә дә сынатмасын

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә Радий Хәбиров «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан Башлыгы каршындагы «Көчлеләр сайлавы" федераль проектының Бөтенрусия конференциясендә катнашты.

Көчлеләр киләчәктә дә сынатмасынКөчлеләр киләчәктә дә сынатмасын
Көчлеләр киләчәктә дә сынатмасын

Ул өч спорт федерациясен берләштерә һәм дзюдо, самбо һәм көрәшне популярлаштыра, илнең кадрлар резервын формалаштыра.

Башкортстан Башлыгы сәламләү сүзендә республиканың барлык төр юнәлешләрне үстерүгә җитди игътибар бирүен билгеләп үтте. «Без бу проектны спорт һәм тәрбия проекты дип саныйбыз, аның бурычы - балаларны үз гаиләләрен, ярдәмгә мохтаҗларны яклауга физик яктан әзер булырга өйрәтү, ә иң мөһиме – чын патриот нинди булырга тиешлеге турында дөрес күзаллау формалаштыру», - диде ул.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, проектның финал этапларының берсен уздыру өчен Уфадагы Көрәш сарае мәйданчыгын файдаланырга тәкъдим итте. Радий Хәбиров ассызыклаганча, анда ярышлар уздыру өчен бөтен шартлар булдырылган.

«Көчлеләр сайлавы" проектының Иҗтимагый советы рәисе, Русия Федерациясе сенаторы, Русия Герое, өч тапкыр Олимпия чемпионы Александр Карелин конференциядә катнашучыларга «Бердәм Русия" партиясенең Генеральный советы секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушевның сәламләвен тапшырды.

"Башкортстан - минем дә туган җирем. Чын күңелдән һәм аерым җылылык белән республиканың 35 еллыгы белән котлыйм. Илебезгә иминлек һәм чәчәк ату телим, ә сезнең спортчыларга яңа биеклекләр һәм Русиянең милли командалары составында җиңүләр телим. Конференциядә катнашучыларга эчтәлекле дискуссияләр, нәтиҗәле фикер алышулар, "Көчлеләр сайлавы" партия проекты кысаларында перспективалы эшләр һәм амбициоз планнар телим», – диелә сәламләүдә. Сенатор, шулай ук, төбәк җитәкчелегенә көрәш үсешенә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

- «Бердәм Русия" партиясенең башлангычлары бик күп. "Көчлеләр сайлавы" исә балаларны спортка җәлеп итүгә юнәлтелгән. Нәрсә ул спорт? Спорт, тәү чиратта, сәламәтлек. Димәк, безнең балаларыбызнын, безнең киләчәгебезнең сәламәтлеген кайгыртуга нигезләнгән проект ул, - диде бу җәһәттән 13 тапкыр Паралимпия уеннары, 18 тапкыр дөнья, 43 тапкыр Европа чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Римма Баталова.

Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров һәм Александр Карелин "Көчлеләр сайлавы" проектын алга этәрү буенча уртак эш турында килешүгә быел июньдә XXVIII Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында кул куйганнар иде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас