- Уфа мэриясенә электр транспорты паркын яңарту карарын кабул итүегез өчен рәхмәт, - диде төбәк җитәкчесе. - Без алга таба да үзебезнең белорус партнерларыбыз белән кооперацияне тирәнәйтербез, яңа троллейбуслар чыгарырбыз. Машина йөртүчеләргә - чын күңелдән рәхмәт сүзләре. Сезнең хезмәтегез гади түгел, әмма бик мөһим. Яңа транспортта сезгә һәм пассажирларга йөрү уңайлы булыр дип ышанам. Барыгызны да Республика көне белән котлыйм, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, яңа транспорт шәһәребезнең төньяк һәм көньяк өлешләрендә яшәүчеләрне хезмәтләндерү өчен 4, 9, 10, 13, 15, 16, 18, 21 һәм 22нче маршрутлардагы иң таләп ителүче рейсларга чыгачак, дип сөйләде. 2021-24 елларда республика башкаласы автоном хәрәкәтләнүче 34 троллейбус алды. Тагын шундый биш машина шушы ел ахырына кадәр тапшырылачак.
Фото: glavarb.ru