Исегезгә төшерәбез, 1956 елда төзелгән корылмага капиталь ремонт 2022 елның мартында башланган иде. Аны «Көньяк капкалар» проекты кысаларында инфраструктур бюджет кредитын җәлеп итеп, «Уралмостострой» компаниясе башкарды.
Радий Хәбиров уфалыларны һәм башкала кунакларын Республика көне һәм яңартылган күперне эшләтеп җибәрү белән котлады, шулай ук төзүчеләргә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Сезне чын күңелемнән Республика көне белән котларга рөхсәт итегез. Бу - безнең төп бәйрәм. Без Башкортстан белән горурланабыз һәм аның үсүенә омтылабыз, - диде Радий Хәбиров. - Бу көнне без тарихи күперне ачабыз. Гомумән алганда, без бу транспорт төенен модернизацияләү өстендә актив эшләдек - Зәки Вәлиди урамындагы юл чишелешен, Агыйдел аша яңа күпер төзедек һәм дугалы күперне ремонтладык. Ил Президенты Владимир Путинга, Русия Хөкүмәтенә эре транспорт проектларына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Төзүчеләребезгә дә зур рәхмәт, без сезнең хезмәтне бик бәялибез. Алда бездә Уфаның транспорт инфраструктурасын үстерү буенча яңа планнар бар, шул исәптән шәһәрнең Көньяк боҗрасын булдыру. Барыгызга да эшегездә уңышлар, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!
Күпер ачылганнан соң Башкортстан Башлыгы һәм мәртәбәле кунаклар яңартылган корылма буйлап үтте һәм транспорт хәрәкәтенә старт бирделәр.
Фото: glavarb.ru