+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 октябрь 2025, 16:15

Радий Хәбиров Уфаның Ильич скверын карады

11 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Калинин районындагы Ильич скверын һәм мозаикалы фонтанны реконструкцияләү барышы белән танышты.

Радий Хәбиров Уфаның Ильич скверын карадыРадий Хәбиров Уфаның Ильич скверын карады
Радий Хәбиров Уфаның Ильич скверын карады
Иҗтимагый киңлек Нефтехимиклар мәдәният һәм ял паркы каршында, Беренче Май һәм Александр Невский урамнары чатында урнашкан. 1975 елда биредә совет модернизмы стилендәге мозаикалы фонтан төзелгән. 2000 елда корылма ябылган, ә былтыр аны реконструкцияләү башланган иде.

Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, эшләрне башкарганда фонтанның уникаль орнаментын һәм формасын саклап калуга ирештек, дип сөйләде. Заманча техник җиһаз яктылык-музыка шоулары үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Иске мозаика пыяладан эшләнгән булган, реконструкция барышында ул заманча һәм сыйфатлырак материалга алмаштырылган.

Радий Хәбиров Калинин районында яшәүчеләр белән аралашты, алар төбәк җитәкчесенә шәһәрнең төньяк өлешен төзекләндерүгә игътибар бире өчен рәхмәт белдерде.

- Безнең микрорайоннар сизелерлек үзгәрә, төп парклар һәм ишегаллары төзекләндерелә. Спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килде. Уфа елдан-ел матурлана, - дип билгеләп үтте шәһәр халкы.

Республика Башлыгы ассызыклаганча, Уфа паркларын шәһәр читеннән төзекләндерә башлау карары дөрес булган.

- Башта Черниковка, Сипайлово, Затондагы иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китердек һәм шуннан соң гына үзәкне төзекләндерә башладык. Эш күп әле. Безгә халыкның канәгать булуы һәм уңайлы шартларда яшәве мөһим, - дип йомгак ясады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас