Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Төбәк җитәкчесе Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды. Исегезгә төшерәбез, скульптура композициясе өч ел элек Республика көнендә ачылды. Ул 112нче Башкавдивизия сугышчыларына һәм Ватаны өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга багышланган.
Республика Башлыгы үз чыгышында яшь буынны тәрбияләү өчен Миңнегали Шәйморатовның аерым ролен билгеләп үтте һәм “шәйморатовчы” сыйныфларында укучыларга хәерле теләкләр җиткерде.
- Бүген - сезнең өчен үзенчәлекле көн. Безнең дәүләт бәйрәменә, Республика көненә, сез милли каһарманыбыз Миңнегали Шәйморатов исемен горурлык белән йөрткән кешеләрнең зур тату гаиләсенә керәсез, - диде Радий Хәбиров. - Бу - югары дәрәҗә һәм бик зур җаваплылык. Сез генералның исемен генә түгел, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең сугышчан данының да, аның сугышчыларының да варисларга әйләнәсез. Киңкүләм героизм күрсәтеп, бу легендар дивизия Доннан Эльбага кадәр сугышлар белән узды, аның сафында булган 78 сугышчы - "Советлар Союзы Герое", ә бишесе Дан орденының тулы кавалеры булды.
Төбәк җитәкчесе иң яхшы сыйфат һәм традицияләргә тугрылык чагылышының мөһимлеген ассызыклады.
Русия Герое, генерал-майор Руслан Гарифуллин яшь "шәйморатовчы"ларны үз иленең чын патриотлары булырга һәм милли геройлар истәлеген сакларга чакырды.
Укучылар яшь "шәйморатовчылар" антын кабул итте һәм гимнны - "Шәйморатов-генерал" җырын башкарды. Чара 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагын "шәйморатов сыйныфлары" командирларына тапшыру һәм "шәйморатовчылар"ның тантаналы маршы белән тәмамланды.
Фото: glavarb.ru