

Безнең гаиләдә икмәкне мичтә пешерделәр. Әнкәй гомер буе колхозда савучы булып эшләсә дә, мич ягып ипи пешерергә, аның янына мич коймагы, балан бәлеше, шәңгә салырга да һәрвакыт өлгерде. Мичтә пешкән сый-хөрмәт өстәлдән бервакытта да өзелмәде. Өй ипи исенә тулган мизгел — балачакның иң җылы хатирәсе.
Быел авылыбызга газ кергәч, күпләр мичләрен сүтте. Ләкин безнең өйдә мич әле дә түрдә тора. Әткәй әйтмешли: “Мичтә пешкән ипигә ни җитә?!” Чынлап та, андый ипинең тәме дә, исе дә, җылысы да бөтенләй башка.
Мичтә пешкән ипи — җанга да дәва. Аның исендә — әнкәй кулларының җылысы, әткәй сүзе, авыл өйләренең тынычлыгы. Һәр кабымында — җир тәме, хезмәткә хөрмәт, үткән буыннар хәтере.
Икмәк көне белән! Хезмәт җимешенең кадерен белик, өстәлләребез мул, күңелебез тыныч булсын!