

Чара Республика көненә багышланды.
“Түгәрәк өстәл”дә Башкортстанның танылган әдәбиятчылары, журналистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Алар җәмгыятьтәге татулыкны ныгытуда әдәбият һәм журналистиканың роле турында фикер алышты. Очрашуны Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре оештырды.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов чарага килүчеләрне яңартылган Язучылар йорты белән таныштырды, кыскача экскурсия үткәрде. Язучылар һәм журналистлар “Уфа юкәләре” аллеясына да чыкты, Язучылар йортындагы музейда да булды.
“Түгәрәк өстәл”дә сөйләшү – милләтара татулык, ватанпәрвәрлек һәм сүзнең берләштерү көче турында булды.
“Республика Башкортостан” нәшрият йорты генеральный директоры Зөлфия Рәхмәтуллина Республика көненең никадәр әһәмиятле бәйрәм булуын билгеләде, соңгы елларда төбәктә иҗади интеллигенциягә зур игътибар бирелүенә сөенеч белдерде.
Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты директоры Эльмира Хәйретдинова 2025 елда нәшриятта китапларның, узган ел белән чагыштырганда, 44 процентка күбрәк сатылуын ассызыклады. “Китап” кибетенең иҗади чаралар өчен уңышлы платформага әйләнүен билгеләде. Иң күп сатыла торганнарының берсе “Урал Батыр” китабы булган.
Башкортстан Язучылар берлегенең урыс телле язучылар берләшмәсе рәисе Светлана Чураева республикада әдәби тәрҗемә системасын оештыру турында сөйләде, аның ярдәмендә Уфаның “Инеш” нәшриятында Башкортстан язучыларының урыс теленә тәрҗемә ителгән берьюлы биш китабы дөнья күргән.
Әлбәттә, иҗади кешеләр очрашуы нәфис сүз, шигъри күчтәнәчләр белән үрелеп барды. Башкортстанның халык шагыйрьләре Гөлфия Юнысова, Лариса Абдуллина, халык язучылары Марсель Сәлимов, Мөнир Кунафинның чыгышлары ихлас һәм фәһемле булды.
Билгеле булуынча Уфада яңартылган Язучылар йорты быел “Китап-байрам” фестивале кысаларында ачылды. Аны ремонтлау эшенә бер ел элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов белән очрашуы нәтиҗәләре буенча керешкәннәр иде. Республика җитәкчелеге куйган бурыч үтәлә, дияргә кирәк — Язучылар йорты иҗади кешеләрнең очрашу, фикер алышу урынына әйләнде, биредә даими рәвештә төрле фәһемле чаралар үтеп тора.