+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 Октября 2025, 16:10

Егор Крид - Башкортстанның атказанган артисты!

Бүген Республика йортында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Русия җырчысы, җырлар авторы, актер һәм телевидение алып баручысы Егор Крид белән очрашты. Кичә Уфада музыкант бик күп яшьләрне җыйган концерт биргән иде.

Егор Крид - Башкортстанның атказанган артисты!Егор Крид - Башкортстанның атказанган артисты!
Егор Крид - Башкортстанның атказанган артисты!

Радий Хәбиров җырчының профессиональлеген һәм аудиториягә игътибарын югары бәяләде.

- Сез республикага даими рәвештә киләсез. Сезнең җырлар искиткеч. Иҗатыгыз, тамашачыларга ихтирамлы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт, - диде төбәк Башлыгы. - Сез киләчәктә дә безнең халыкны үз чыгышларыгыз белән сөендерерсез дип ышанам. Республика яшь талантлар өчен һәрвакыт ачык.

Музыкант билгеләп үткәнчә, төбәк башкаласы аның өчен аерым әһәмияткә ия.

– Уфа бик нык үзгәрде һәм кызу темплар белән үсә. Мин балачактан монда киләм, минем монда туганнарым яши. Һәрвакыт билгеләп үтәм, республика көннән-көн яхшыра бара, - дип ассызыклады Егор Крид.

Төбәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, музыкантка «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас