+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 октябрь 2025, 03:35

“Беркем дә ярдәмсез калмаячак!”

“Авангард” заводында һәлак булучыларның гаиләләре турында барлык тиешле хәстәрлек күреләчәк.

“Беркем дә ярдәмсез калмаячак!”“Беркем дә ярдәмсез калмаячак!”
“Беркем дә ярдәмсез калмаячак!”

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамактагы “Авангард” заводындагы шартлауны шәрехләде. Ул ассызыклавынча, сәбәпләрне криминалистлар ачыклаячак, ә җитәкчелекнең бурычы –─ һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү.

“Кызганычка каршы, өч хатын-кыз һәлак булды. Аларның гаилә­ләре тулы игътибар һәм компенсация алырга тиеш. Стәрлета­мак хакимияте бу мәсьәлә белән тыгыз шөгыльләнә. Зыян күрүче­ләрне дәваларга, аякка бастырырга, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, –─ диде төбәк Башлыгы. ─– Әлбәттә, предприятие эшләргә тиеш. Мин ведомствоара комиссия утырышы узганын беләм, Хөкүмәткә ярдәм күрсәтү буенча бурычлар куелган, аларны үтәргә кирәк”.

Шулай ук, Радий Хәбиров гадәт­тән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан шәһәр һәм ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Киңәшмәдә төбәктәге урып-җыю эшләренә йомгак ясалды. Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, быел чәчүлек мәйданнары 2,6 миллион гектар мәйданны биләде, шуның 2 миллион гектары – сабан ашлыгы мәйданнары. Бүгенгә 3,8 миллион тонна ашлык суктырылган: 2,9 миллион тонна ─ сабан культуралары һәм 855 мең тонна ─ көзге культуралар. Бу күрсәткеч узган елдагыдан 500 мең тоннага күбрәк. Уңдырышлылык буенча – Чакмагыш районы, бөртекле һәм кузаклы культураларны суктыру буенча

Стәрлетамак районы лидер булган. Әлеге вакытта техник культуралар, яшелчә һәм бәрәңге җыю төгәл­ләнеп килә.

Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова “Яшел Башкортстан-2025” акциясенә нәтиҗә ясады. Башкортстанда көз көне 5,6 мең төп эре агач һәм 70 мең үсенте утыртылган. Шул исәптән һәлак булган, яки зыян күргән 840 төп агачны һәм 6300дән артык куакны алмаштырганнар. Акциядә барлыгы 36 меңнән артык кеше катнашкан. Быел көз республика шәһәрләрендә һәм бистә­ләрендә 82 яңа тематик аллея барлыкка килгән.

Министр билгеләп үтүенчә, Неф­текама шәһәре төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә иң комплекслы һәм уйлап якын килүне күрсәтә. Уфада яшелләндерүгә 2,6 мең кеше чыккан, алар 900 төп эре агач һәм 5,6 мең куак утырткан. Мәсәлән, Октябрь проспектында быел көз Сиреньнәр аллеясы һәм Кояшлы яңгыр скверы барлыкка килде.
Республика Башлыгы Нефтекама һәм Уфа тәҗрибәсен башка муниципалитетларга таратырга, аларга проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә кирәк, дип йомгаклады.
Башкортстанда СВОда катнашучыларга ярдәм итү һәм аларның гаиләләре турында кайгырту өстенлекле бурыч булып кала, дип белдерде Хөкүмәт вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов. Бу эшкә башкарма органнар, муниципалитетлар, җәмәгать эшлек­леләре һәм волонтерлар җәлеп ителгән.

Игътибар үзәгендә ─– СВОдан кайткан хәрбиләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе. Махсус алгоритм эшләнгән, аның буенча республика хәрби комиссариаты ай саен мәшгульлек үзәкләренә мәгълүмат җибәрә. Һәр сугышчыга куратор беркетелә. Хәзерге вакытта 1838 кеше эш тапкан, 174 кеше үз эшен ачкан.

Моннан тыш, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алырга әзер булган эш бирүчеләр реестры төзелгән. Сугышчыларга тулы медицина тик­шерүе уздыру һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме күрсәтү ярдәмнең мөһим өлеше булып тора. Бүгенгә СВОда катнашучы 1847 кеше диспансерлау узган, 1549 кеше тернәкләндерүгә җибәрелгән. 8 меңнән артык махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары шифа­ханә-курорт дәвалануыннан файдаланган. Шулай ук, сугышчы­ларның балалары аерым игътибар үзәгендә кала.

“Республикада каралган ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары игътибар үзәгендә булачак, –─ диде Руслан Хәбибов. – Өстенлекле бурыч –─ фронттан кайткан барлык сугышчыларны диспансерлау, аларны тыныч тормышка яраклаштыру, укыту һәм эшкә урнаштыру, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны социаль проектларга, төрле спорт һәм мәдәни чараларга җәлеп итү”.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас