

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы чикләрендә әлеге эре проектны узган елда тормышка ашыра башлаганнар иде. Эшләр агымдагы елның көз ахырында гына тәмамланырга тиеш булса да, төзүчеләр җәйнең һәрбер аяз көнен файдаланып, зур тырышлык салып эшләде. Шуңа күрә объект вакытыннан алда тапшырылып кына калмыйча, проект буенча билгеләнгәннән тыш, өстәмә эшләр дә башкарылды. Хәзер Варшавка авылы урамнары тулысынча үзгәреш кичерде – асфальт юллардан тыш, тротуарлар, яктырту системасы, су юллары барлыкка килде, һәр йортка керү урыннары эшләнде. Кечкенә авыл өчен бу зур вакыйга, шуңа эшләрнең тәмамлануын тантаналы шартларда билгеләделәр. Чарада район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, мәртәбәле кунаклар, әлеге эшкә үз өлешен кертүчеләр һәм әлеге вакыйганы зур түземсезлек белән көткән авыл халкы катнашты.
– Бу – иң эре юл проектларының берсе. Аны тормышка ашыруга федераль, республика һәм район бюджетларыннан акча юнәлтелде. Кечкенә авылларның зур вакыйгалар урынына әверелүен күреп, күңел куана. Варшавка авылында халык өчен уңайлы шартлар булдыру буенча башкарылган зур эштә катнашучыларның һәммәсенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм, – диде Әлфир Фәрхәт улы, җыелучыларны сәламләп.
Реконструкция ике этапта башкарылды. “Башальянсстрой” җәмгыяте узган елда авылга кергән урында юлга асфальт түшәде, ә агымдагы елда Мөлеков, Шәйморатов һәм Бакча урамнарының мәчеткә кадәр өлеше тулысынча төзекләндерелде. Яңа асфальт өслекнең гомум озынлыгы ике километр тәшкил итә. Юллар хәзер төзек һәм тигез булуга карамастан, тизлекне яратучылар җилдәй җитез оча алмый – чикләүләр дә барлыккка килде.
Варшавка үзе кечкенә авыл булса да, биредә олы йөрәкле кешеләр яши. Шуларның берсе – эшкуар, “Атайсал” проектында катнашучы Нил Хәмитов. Әйткәндәй, Нил Галимҗан улының туган авылы һәм районы өчен башкарган эшләрен санап бетерерлек тә түгел. Ике дистә ел элек Шәйморатов авылында мәчет төзүдә булышты. Рәхмәт йөзеннән әлеге мәчеткә аның әти-әнисенең исеме бирелде. Ә ике ел элек ул үз исәбенә шул мәчеттә тулысынча ремонт үткәрде: хәзер Шәйморатов авылындагы “Гатия һәм Галимҗан” мәчете җылы, якты һәм иң мөһиме – аннан кеше өзелми. Туган авылы да аның ярдәме белән байтак уңай үзгәрешләр кичерде: берничә ел элек Варшавкага кергән урында арка, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә мемориал барлыкка килде, стоматология үзәге эшли, әлеге юл төзелешендә дә аның өлеше бәһалап бетергесез. Ә тиздән Нил Галимҗан улы тырышлыгы белән авыл халкы тагын бер истәлекле һәм күптән көтелгән вакыйганы билгеләячәк – биредә яңа мәчет үз ишекләрен ачачак.
Бүген авылда 100дән артык кеше яши, ләкин яздан көзгә кадәр бу сан берничә тапкыр арта. Күпләр өчен Варшавка – туган йорт һәм көч туплау урыны да. Нил Хәмитов өчен дә ул нәкъ шундый изге урын. Шуңа аның киләчәген кайгыртып һәм хәстәрләп яши ул.
– Юллар бигрәк беткән иде, хәзер шундый тигез юлдан атлап түгел, йөгереп йөрисе килә, – ди әбекәйләр, авылның яңа сулыш алуына, уңайлыклар барлыкка килүенә сөенеп. Димәк, авыл яшәячәк!
– Өлкәннәрдән бигрәк яшьләр шатлана. Шундый уңайлыклар булгач, анда төпләнүчеләр дә артачак, – ди авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илвир Моратшин.
Әйе, Варшавка авылы халкы өчен яңа юл – яңа асфальт кына түгел, ә чын мәгънәсендә яңа тормыш башлану дигәнне дә аңлата. Бу юл авылны үсешкә, яңа мөмкинлекләргә алып барачак, авыл халкының тормышын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Шундый эре проектны тормышка ашыру хәтта кечкенә авылларда да заманча һәм тормыш өчен уңайлы мохит булдыру мөмкинлеген тагын бер кат исбат итте.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.