Профессор якташыбыз Кадим Барый улы Вәлиуллин 1930 елның 24 октябрендә Башкортстанның Балтач районы Иске Тимкә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне тик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Аннан соң укуга сәләтле яшьтәшләре белән бергә Богдан җидееллык мәктәбен тәмамлап, Курач урта мәктәбенә укырга керә. Аны бик тә уңышлы тәмамлап, 1949-51, 1954-55 елларда Балтач районы мәктәпләрендә укыта.
1951-54 елларда армия сафларында Тын океан флотында 3 ел хезмәт итә. Кадим Барый улы 1954 елда Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, туган ягына офицер погоннары тагып кайта!
Арытаба БДУның тарих-филология факультетына укырга керә һәм аны 1960 елда кызыл диплом белән тәмамлый. 1960-62 елларда Бәләбәй педагогия училищесында булачак башлангыч сыйныф укытучыларына белем бирә. Өч ел Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада укый. 1965 елдан алып хаклы ялга чыкканчы (2017 ел) БДУ да эшли.
Кадим абый минем тормышымда да зур роль уйнады. Ул безне тарихны дөрес итеп аңларга өйрәтте. Ни дисәк тә, мәктәп программасы кысаларындагы белемнәребез шактый сай иде университетка укырга кергән вакытта. Галим студентлар белән аралашуда бик тә гади, кешелекле, безнең өчен кайгыртучан, укуыбыз белән кызыксынучан мөгаллим булды. Иптәше Миңнинур апа да шундый киң күңелле хуҗабикә иде. Кайчан барсаң да ачык йөз, шат күңел белән каршы алды. Бөек Ватан сугышы ветераны, шушы университетның тарих-филология факультетын тәмамлаган әтием Масһар Мөхәммәтнур улы белән тыгыз бәйләнештә булды бөек галим. Кызлары Резеда да без авыл малайлары белән бик инсафлы аралашты. Бу гаилә турында бик күп язарга мөмкин. Алар бакчада эшләргә яраттылар. Бар нәрсәне дә үзләре әзерләде. Алардан бакчачылык буенча да күп нәрсәгә өйрәндем мин. Алардан иң беренче тапкыр каен җиләге, виктория җиләгенең яхшы сортын алып кайтып утырттык һәм халыкка тараттык. Каен җиләге сентябрь аенда да тәмле ис таратып, тирә-юньгә ямь биреп утырды. Кадим абый өйрәтүе буенча, тиреләр иләп, бик яхшы, модалы туннар тектереп тә кидек дәверендә! Кадим абый гаиләсе, безнең өчен гомергә үрнәк булды. Тормышымда алар гаиләсе белән аралашып яшәгән дәверне иң бәхетле еллар итеп искә алам. Әлеге көнгә кадәр аралашып яшәвебезгә бик шатмын.
Ул – киң эрудицияле галим. Бер үк вакытта тыйнак, изге күңелле кеше. Студентлар өчен гади һәм тирән белемле укытучы, өлкән иптәш тә ул. Киңәшче, якын сердәш, әңгәмәдәш. Ул юмор хисле, ачык йөзле кеше. Шуңа күрә дә аның лекцияләрен студентлар бик тә яратып тыңладылар.
Кадим Барый улының гыйльми эшчәнлеге күпьяклы һәм киңкырлы. Ул – сиксәннән артык гыйльми хезмәт һәм унике китап авторы. Аның җитәкчелегендә дистәдән артык кандидатлык һәм докторлык диссертациясе якланды. Илебезнең югары уку йортларында лекцияләр укыды, гыйльми конференцияләрдә катнашты. Профессорның байтак укучылары хәзер үзләре кафедралар белән җитәкчелек итә.
Актив тормыш, киеренке иҗат картаерга бирми Кадим Барый улына. Бүген дә ул шат күңелле, җиңел гәүдәле бик җитез кеше. Лифт белән түгел, сигезенче катка җәяү менә. Режимны саклады, саклый. Татар, башкорт җырларын бик оста башкара, әдәбият белән кызыксына.
Гаиләдә хәстәрлекле, тырыш, уңган хуҗа да ул. Тормыш иптәше Миңнинур ханым белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Резеда да әтисе юлыннан китте – тарих фәннәре кандидаты. Ни аяныч, Миңнинур апа үткән елның язында фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчте, урыны җәннәттә булсын.
Остазым Кадим Барый улын юбилее белән ихлас тәбрик итеп, аңа ныклы сәламәтлек, имин көннәр, бәрәкәтле еллар юлдаш булуын телим.
Нәфис Хәмәтнуров,
туган якны өйрәнүче.
Балтач районы,
Көндәшле авылы.