

Төбәк җитәкчесе уку кабинетларын, ашханәне, актлар залын һәм хезмәт остаханәсен карап чыкты. Радий Хәбиров анда хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле укучылар өчен булдырылган уңайлы мохит – пандуслар, лифт, ял итү зоналары, гигиена, чишенү һәм душ бүлмәләре булуын билгеләп үтте.
- Ремонт бераз сузылды, әлбәттә. Тик, ниһаять, барысын да эшләделәр һәм бу бик яхшы. Хәзер иң мөһиме – уку процессын дөрес оештыру, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Шул ук көнне Туймазы районында төбәк Башлыгы Башкортстан һәм Татарстан чигендә Октябрьский–Урыссу трассасы буенча Ык елгасы аша төзекләндерелгән автомобиль күперен ачу тантанасында катнашты. Видеоэлемтә режимында транспорт хәрәкәтенә Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин старт бирде.
Алга таба Радий Хәбиров агымдагы елның октябрендә ачылган, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә махсуслашкан үзәктә булды. Моннан тыш, ветераннарның һәм аларның гаилә әгъзаларының үзәктә иҗади остаханәгә, сәламәт яшәү рәвеше кабинетына йөрү мөмкинлеге бар.
– Мин һәр муниципалитетта шундый үзәк булдыру бурычын куйдым, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Алгы сызыктан 2 700 кеше кайтты инде. Республикада мондый учреждениеләр ачуны дәвам итәчәкбез.
Фото: glavarb.ru